Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы Идарәсе белгечләре ярдәмендә әзерләнгән тәкъдимнәрдә табигать һәм кеше өчен имин булган бәйрәм букетларын сайлауның бүгенге төп кагыйдәләре санап кителә.
1. Чәчәкләрнең сәүдә ноктасына кайсы илдән кайтарылган булуын белешегез. Тере чәчәкле бүләк Россиядән, ә иң әйбәте – Татарстаннан китерелгән булса, тагын да яхшы булыр, чөнки бу илебез фермерларына һәм чәчәк үстерүчеләренә башка илләрдән чәчәкләр белән кергән бөҗәкләрнең таралуын булдырмаска ярдәм итә.
Мәсәлән: кайтарыла торган барлык үсемлекләр Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге белгечләре тарафыннан катгый тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Фитосанитар контроле акты бирелә. Аны күпләп сата торган базаларда уңайсызланмыйча сорагыз. 2019 елда Татарстанга кайтарылган чүлмәк үсемлекләрендә һәм киселгән розаларда чәчәк трипсы һәм ак гөмбәчекләр кебек карантин авырулары табылган иде. Барлык үсемлекләр яндырылды. Бу авырулар кеше өчен куркыныч булмаса да, үсемлекләр теплицага яки башка йорт үсемлекләре янына туры килсәләр, шактый зур зыян китерергә мөмкин.
2. Чәчәкләр төргәген сайлаганда, тизрәк чери торган материалларга өстенлек бирергә кирәк яки аннан бөтенләй баш тартырга да мөмкин, бигрәк тә пластик төргәктән.
3. Букетны үзегез җыярга тырышыгыз. Үзегез катнашында җыелган букет озаграк саклана, чөнки сездән башка җыйганда еш кына иске чәчәкләрне кушып җибәрәләр.
4. Матур чәчәкләрнең кайберләре агулы була. Аларны кешеләр озаклап була торган бүлмәләрдә тотарга тырышмагыз (Ландыш, Лютик, Гортензия, Дельфиниум, Олеандр һ.б.лар).
5. Чәчәк кибетендә чит химик ис булырга тиеш түгел. Бу химикатлар куллану һәм үсемлекләрне саклауның санитар нормалары үтәлмәү билгеләре булырга мөмкин. Хлор һәм күгәрек исләре үсемлекләрне саклау шартларының тиешенчә үтәлмәве турында сөйли.
6. Чәчәкләрдәге яфраклар киселмәгән, аларның төсе яшел булырга тиеш. Бу шулай булмаганда, үсемлекләрнең иске булуын аңлата.
7. Яшь чәчәкнең киселгән урыны каралмаган яисә кипмәгән булырга тиеш.
8. Чәчәк күпме яшьрәк булса, ул шулкадәр озаграк тора, шуңа күрә, чәчәк сайлаганда, бөреләре ачыла башлаган гына чәчәкләрне сайларга кирәк.
9. Чәчәкнең таҗлары тигез һәм тыгыз булырга тиеш, ә сак кына аны бөкләгәндә – ул кабат үз җаена кайтырга тиеш.
10. Чәчәк букетын җыйганда, ачылып беткән бөреләр белән аларның саны мөмкин кадәр азрак булырга тиеш, әмма бу кашкарый, цинний, гортензия чәчәкләренә кагылмый, алар бөтенләй ачылып беткән булсалар да, озак сакланалар.
11. Чүлмәктәге үсемлекләр турында да уйларга мөмкин. Бу вариант экология ягыннан караганда файдалырак. Моннан тыш, бүлмә үсемлекләренең күбесе һаваны чистартырга сәләтле була.
12. Чәчәк таҗлары аның бөресе тирәсендә тыгыз ябышып тора икән, димәк, бу үсемлек яшь. Яфраклар бөкләнгән, ә таҗлар бер-берсеннән аерылмыйча торсалар, бу чәчәк ачылмыйча калган дигәнне аңлата. Кайбер сортларга бу кагылмаска да мөмкин.
13. Ялтыравыклар сибелгән һәм табигый булмаган төсләргә буялган чәчәкләрне алмагыз. Сибелгән ялтыравыклар кипкән таҗ кырыйларын яшерә.