Татарстанда 3%лы ипотека алырга мөмкин булган авыл территорияләре исемлеген расладылар

2020 елның 6 марты, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада елга 3%лы ставка белән кредит биреләчәк, (ипотеканы иминләштергәндә – 2,7%). Ипотека 25 елга кадәр бирелә, кредитның иң чик максималь күләме – 3 млн сум. Кредитны Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин (авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә).

Авыл җирлегендә йорт, фатир алырга яки төзергә, җир кишәрлеге алырга мөмкин (авыл территорияләре исемлеге буенча моңа халкы 30 мең кешегә кадәр булган авыл агломерацияләре, шәһәр тибындагы поселоклар, шәһәрләр, шул исәптән Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Апас, Арча, Буа, Минзәлә, Иннополис һәм башкалар керә).

Шушы көннәрдә торак сатып алу өчен беренче кредитлар Актаныш районының Актана авылында, Тәтеш районының Тәтеш шәһәрендә, Кама Тамагы районының Кама Тамагы ш.т.п.ында, Лаеш районының Усады авылында биреләчәк.

Расланган авыл территорияләре исемлеге белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында эшчәнлек (актуаль мәгълүмат) бүлегендә танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International