Татарстанда 12 - 14 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы һәм махсуслаштырылган күргәзмә узачак, анда Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашачак.
Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча актив эш алып барыла. Бу хакта 11 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров видеоконференция режимындагы киңәшмә барышында хәбәр итте. Республика территориясендә 40тан артык мәйданчык продукцияне өйгә китереп бирү белән шөгыльләнә. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез:
Татарстан Республикасында авылда кече хуҗалыкларны үстерү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм фән әһелләре белән органик продукциягә һәм яхшыртылган экологик сыйфатлар ия продукциягә кагылышлы мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алышу узды.
«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен үстерү буенча креатив идеяләре булган квалификацияле яшь кадрларга ярдәм итәргә теләк белдерә, шуңа күрә Халыкара авыл яшьләре конгрессын Казанда үткәрү идеясен бик теләп хупладык. Әлеге мәйданчык авыл яшьләре хәрәкәтен һәм авыл территорияләре киңлеген үстерү мәсьәләләре буенча чит илләр хезмәттәшләре белән тәҗрибә алмашырга ярдәм итәчәк», - дип, хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов. Чарада шулай ук “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО (РОО) Диләрә Шувалова һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2020 ел уңышы өчен бер гектарга кимендә 70 кг минераль ашлама тупларга тәкъдим итә.
Авыл тормышы һәм эше – ул аерым тормыш рәвеше. Үзләренең яраткан эшләре белән танылган хезмәт кешеләре ихтирамга лаек. Ә хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга күчерүчеләр тагын да зуррак хөрмәткә ия. Нәкъ менә шундыйлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын игълан итте. Җиңүчеләр 100әр мең сум күләмендә бүләк алачаклар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында» 1991 елның 27 декабрендәге 2124-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 48 статьясы һәм Министрлыкның 2019 елның 22 июлендәге 151/2-пр номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре нигезендә 2020 елга Министрлык каршында журналистларны даими аккредитацияләүне игълан итә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстанның Теләче районында булды.