Марат Җәббаров: республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү максатларында, гадәттән тыш хәлләрдә дә АПК предприятиеләре эшенең туктатылмавы аеруча мөһим

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың контроль һәм көч структуралары буенча төрле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, муниципаль районнар, шулай ук сәүдә челтәрләре вәкилләре һәм АПК продукциясен җитештерүчеләр белән азык-төлек базарындагы бүгенге вәзгыять турында видеоэлемтә режимында киңәшмә уздырды.

Чараның максаты республикада бәяләрне нигезсез күтәрүне булдырмау өчее уртак гамәлләр кылуны координацияләү иде.

Марат Җәббаров билгеләп үтүенчә, гомумән алганда, бүгенгә җитештерүчеләрдә дә, шулай ук сәүдә челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә дә азык-төлеккә кытлык юк. «Мин шәхсән үзем логистик үзәкләрдә булдым һәм продукциянең җитәрлек дәрәҗәдә булуына ышанып әйтә алам. Җитештерүчеләрнең дә, сәүдә челтәрләренең дә бәяләр кую мәсьәләләре безнең көндәлек контрольдә тора», – диде министр.

Азык-төлек базарындагы бәяләргә җентекле анализны Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы Идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин ясады.

Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Марат Долгов хәзерге вакытта республика Прокуратурасы тарафыннан азык-төлек продукциясенә бәяләрне арттыруны ачыклауга һәм аңа чик куюга юнәлдерелгән күзәтү чаралары оештырылганы турында хәбәр итте.

«Алынган белешмәләр буенча, ашамлыкларга, шул исәптән беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләрнең төп артуы күпләп сату базарларында, складларда һәм базаларда күзәтелә. Ә челтәр кибетләрендә ашамлыкларга бәяләрнең нигезсез артуы бик күренми», – диде Марат Долгов.

Ул тагын шуны кисәтте, билгеләнгән өлкәдә законнар таләпләрен бозуның һәр факты буенча принципиаль бәя биреләчәк һәм ашамлыкларга бәяләрнең нигезсез арттырылу фактлары ачыкланган очракта, прокурор ягыннан тиешле чаралар күреләчәк, җинаять тикшереүенә кадәр. «Бәяләр белән спекуляция ясарга без юл куймаячакбыз һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тартачакбыз», – дип кисәтте Марат Долгов.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре төп продукция төрләренә бәяләрнең узган елгы дәрәҗәдә саклануы турында әйттеләр, ә кайбер продукция буенча, мәс., шикәр, йомырка бәясе хәтта түбәнрәк тә. Бүгенгә бәяләрнең күтәрелү куркынычы күзәтелми.

Моннан тыш, утырышта катнашучылар пандемия шартларында АПК предприятиеләрендә хезмәтне оештыру мәсьәләләрен дә карадылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы һәр район дәрәҗәсендә коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау өчен авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү тармагы предприятиеләре эшчәнлеген дөрес оештыру мәсьәләсен каруны йөкләде. Мәсәлән, Казанда Икмәк-кондитерлык комбинатында хезмәткәрләрнең эше 2 сменада оештырылган, алар бер-берсе белән очрашмыйлар, әгәр бер бригада карантин чараларына эләксә, аны икенчесе алыштыра ала. «Республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү максатларында, гадәттән тыш хәлләрдә дә АПК предприятиеләре эшенең туктатылмавы аеруча мөһим», – диде Марат Җәббаров, чыгышын тәмамлап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International