ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты галимнәре ТАССРның 100 еллыгына шул исемдә махсус яңа сорт чыгардылар. Киң җәмәгатьчелеккә ул беренче мәртәбә Казанда 12-14 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән узган Агросәнәгать форумында тәкъдим ителде.

Бүген  Балык  Бистәсендә  африка  клариев җәенен үрчетү  заводын  ачтылар. Аны  ачу  тантанасында    Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Балык  Бистәсе  районы  башлыгы     Илдар Таҗетдинов катнаштылар. Предприятие елга  50 тонна  балык үрчетүгә исәпләнгән,   инвестицияләр  күләме   12,2 млн сум  тәшкил  итте.

Татарстанның Зеленодольск районында «Светлое озеро» крестьян-фермер хукҗалыгы быел балык фермасының беренче чиратын ачуны планлаштыра. Бу хакта Зеленодольск районы һәм шәһәре советларының уртак утырышында Татарстан Республикасы Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев әйтте.


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Агросәнәгать форумы  кысаларында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Ленар Гарипов  рәислегендә    «Терлекчелектә инновацион  технологияләр» темасына узган түгәрәк  өстәл авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре белгечләрендә зур  кызыксыну  уятты  – конференц-зал шыгрым тулган  иде,  хәтта  басып  торучылар да  булды.    

Бүген  аграрийлар  торган  саен күбрәк  булачак уңышны  иминләштерү  турында  уйлыйлар.    Агроиминләштерү хәтәр игенчелек  төбәкләре  өчен  аеруча  әһәмияткә  ия, шундыйларга  безнең  республика  да  керә. Ул  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  өчен, һава шартларына  карамастан,   тотрыклы  эшчәнлек  алып баруда, керемнәрне алдан  фаразлауда реаль мөмкинлекләр  бирә.  

21-22 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән умартачыларның «Умартачылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм иминлекнең стратегик карарлары» Татарстан форумы һәм бал фестивале узачак.

17 февральдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2020 елгы язгы кыр эшләренә багышланган селектор киңәшмәсе уздырды. Татарстаннан чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Арча муниципаль районында булды, ул бирегә эре мөгезле терлекләрне үрчетү белән танышу максатында килде.


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

15 февральдә «Үз туган  ягыңны бел» темасы буенча чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Лаеш районында булдылар.

Республика авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  татар  токымыннан  булган  атларны  үрчетү  өчен  2020 елга   бияләр сатып  алуга  субсидияләр каралган, аларның  гомуми күләме  5 млн. сум  булачак.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясендә  хәбәр  итте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International