Җир өстендә 30 мең төрледән артык чүп үләннәр үсә, 10 мең төрдән артык зарарлы бөҗәкләр, 12 мең төрдән артык гөмбәләр, 100гә якын төрдә фитопатоген бактерияләр һәм 600ләп төрле фитопатоген вируслар бар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Биопрепаратлар» НПИ ҖЧҖ галимнәре белән берлектә үсемлекләр белән шөгыльләнүчеләр өчен үсемлекләрне яклау чараларын куллану буенча махсус киңәшләр әзерләде.
Моның өчен үсемлекләрне уңышка нигез салу максатында вегетация фазалары буенча бүләргә һәм биоашламалар һәм биофунгицидлар ярдәмендә үсемлекләрне комплекслы якларга тәкъдим ителә.
Күп хуҗалыклар бу схема буенча эшлиләр инде, нәтиҗәдә, яхшы уңыш алалар. Шундыйлардан - Тәтеш районының «Нур» агрофирмасы ҖЧҖ һәм Балтач районының «Арбор» ҖЧҖ.
«Нур» агрофирмасы ҖЧҖендә уңыш гектардан 20 центнердан 42,4 центнерга җитте. Ашлык һәм орлык сатудан акчалата табыш 2,8 мәртәбә артты һәм узган ел 30,7 млн. сумнан артты. «Арбор» ҖЧҗендә, 2019 елда бөртеклелеәр уңышы 48ц/га тәшкил итте, бөтен вегетация чорында орлыкларны агулаудан башлап, биоашламалар һәм биофунгицидлар куллану аркасында тагын өстәмә уңыш - 17ц/га.
Галимнәр яфрактан эшәкртү өчен түбәндәге биофунгицидларны тәкъдим итәләр: «Майский», «Фитотрикс» һәм «Фитотонус». «Майский» биофунгицидлар белән көзге бөртекле культуралары яфрактан тукландыру ашлык уңышын гектардан 2-3 центнерга арттырырга ярдәм итә. Биофунгицидны үсемлекләрне химик яклау чаралары, табигый биологик препаратлар, ашламалар, микроэлементлар (Био-хелаты, Био-гуматы) белән бергә дә кулланырга мөмкин. Аны иртән иртүк яисә кояш батар алдыннан кулланырга кирәк. Үсемлекләрне эшкәртү алдыннан күрсәтмәләрен өйрәнергә кирәк.
Төрле Фитотрикс, Фитотонус штаммнары нигезендәге биофунгицидлар куллануны вегетация фазалары буенча чиратлаштырырга кирәк. Мәсәлән, бүгенгә бодайда 6 фаза бар - 4есе төп һәм 2се ярдәмче. Инфекция (фузариоза) бер препаратка ияләшмәсен өчен химик препаратларны чиратлаштырырга кирәк. Фузариозга каршы биофунгицидлар белән бергә протиоконазолга нигезләнгән препаратлар эшли.
Шундый схема буенча эшләгәндә, аграрийларга үсемлекләрне минераль тукландыруга, аларны стресслардан һәм фитопатогеннардан яклауга, үсемлекләрне үстерүгә ия булган, үсемлекләр геномында булмаган нәтиҗәле һәм җирлеккә яраклаштырылган микроорганизмнар кертү максатка ярашлы.
Үсемлекләрне комплекслы яклау мәсьәләләре буенча "Биопрепаратлар" НПИ ҖЧҖендә консультация алырга мөмкин, тел.: 8(84371)6-91-03, 89178577244
Икътисадый нәтиҗәлелек:
|
Уңыш дәрәҗәсе |
Чәчүлекләрне карау |
Уңдырыш-лылык, ц/га |
Препаратлар һәм эшкәртү бәясе, сум/га |
Алынган өстәмә продукция, сум./га |
|
1 |
Орлыкларны зарарсызландыру |
18....20 |
1327 |
- |
|
2 |
1 нче эшкәртү: корткычларга, авыруларга, чүп үләннәргә каршы эшкәртү, яфрактан тукландыру |
21....35 |
2852 |
2470 |
|
3 |
2 нче эшкәртү: корткычларга, авыруларга каршы эшкәртү, яфрактан тукландыру |
35....50 |
4747 |
5655 |
|
4 |
3 нче эшкәртү: корткычларга каршы |
50...60 һәм аннан югары |
5200 |
6500 |