Марат Җәббаров Балык Бистәсе районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшләре белән танышып чыкты

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

13 майда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Балык Бистәсе районына эш сәфәре белән килде. Аның белән бергә район башлыгы Илдар Таҗетдинов йөрде.

Эш сәфәре кысаларында Марат Җәббаров алдынгы хуҗалы – “Кама-Агро”да булды, аның көзге һәм язгы язгы бодай кырларын карады. Хуҗалыкта туфракны эшкәртү, ашламалар кертү һәм авыл хуҗалыгы культураларын чәчү буенча күп эш башкарылган. Бу хакта предприятие җитәкчесе Раил Бариев сөйләде. 

“Масловский” хуҗалыгы җитәкчесе белән очрашкач, министр игенчелек һәм терлекчелекнең торышы, эшче куллар турында кызыксынды.    

«Алга таба киңәергә план булса, югары продуктивлы терлекләр булдыру, Саба районы үрнәгендә, эшчеләр күп таләп ителми торган заманча, роботлаштырылган  фермалар  төзү турында уйларга кирәк» - дип, тәкъдим итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

«Логос» хуҗалыгының көзге бодай кырында министр хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. «Безнең районның көньяк өлешендә чәчү тәмамланган диярлек, мәйданның 67 %ы чәчелде. Эш барышында проблемалар булмады», - дип сөйләде район башлыгы Илдар Таҗетдинов.

«Барлык программалар эшли, алардан файдаланырга кирәк», - дип, минисҗр җыелучыларга мөрәҗәгать итте. – Бер урында таптанырга ярамый, яңа технологияләрне өйрәнергә һәм гамәлгә кертергә кирәк». Аграр ведомства башлыгы тәҗрибәләрен куланырлык районнарны мисалга китерде.  

Аннары Марат Җәббаров Күгәрчен авылында урнашкан «Русский Мрамор» акционер җәмгыятендә булды, ул деликатес – кызыл мәрмәр ит җитештерү юнәлешендә эшли. Ит комбинаты җитәкчеләре кунакларга терлек сую, аны тунау һәм ит эшкәртү цехын, суыткыч һәм туңдыргыч камераларны, ярымфабрикатлар цехын күрсәттеләр, мәрмәр ит җитештерү технологиясе турында сөйләделәр. Цехлар югары технологияле яңа җайланмалар белән җиһазландырылган, болар ит әзерләү процессының стерильлеге өчен бөтен мөмкинлекләрне бирә. Упаковкалау заманча автоматлар ярдәмендә башкарыла. Әзер продукция зур шәһәрләрдә сатыла һәм рестораннарга җибәрелә. Шундый типтагы сыер ите Татарстанда бары тик Балык Бистәсендә генә җитешетерелә.     

«Бездә хәләл ит, төрле төрдәге стейклар, фаршлар, сосискалар да әзерләнә. Ит комбинатының үзенең фермер хуҗалыгы, симертү мәйданчыгы бар. Бүген ит комбинатында 130 кеше эшли – барысы да Балык Бистәсе районы кешеләре. Читтән килгән хезмәткәрләргә торак бирелә», - дип сөйләде ярымфабрикатлар әзерләү цехы башлыгы Ирина Нәбиуллина, ул үзе биредә ит комбинаты ачылган көннән диярлек эшли.

Бу объекттан министр Шестая Речка авылына китте. Бүген анда сатучысыз кибет ачылды.

Сатучысыз кибет – «Цифрлы авыл» проекты юнәлешләренең берсе. Кибет бары тик теркәлгән кулланучылар өчен генә автомат рәвешендә ачыла. Кеше кирәкле товарны ала, ә компьютер күзәтүендәге технологияләр ярдәмендә система сатып алучының күпме нәрсә алганын саный. Аннары кешегә сатып алу операциясен тәмамлау өчен СМС-хәбәр килә.    

Министр авыл кешеләренең бу яңалыкка ничек караулары белән кызыксынды. Бүгенгә 25 кеше теркәлгән, товар өчен банк карталары ярдәмендә түлиләр. Әлегә кибеттән җирле халык кына файдалана. Җирле халыкка бу кибет бик ошый.      

Марат Җәббаров кибеттән чит кешеләрнең дә файдалана алулары, җиләк-җимеш, яшелчә сату мөмкинлекләре булдыру турында да уйларга кушты.    

Алга таба министр Яңавыл авылында «Кулон Агро» акционер җәмгыятенең терлекчелек комплексына килде, ул сөт җитештерү буенча районда алдынгы хуҗалыкларның берсе. Бүген 9 терлекчелек бинасында Сегодня 1838 баш терлек бар, шуннна 900 баш – савым сыерлары. Смоленск өлкәсеннән швицк токымыннан 500 нәселле тана кайтарылды. «Генетикасы бик яхшы. Бу токымның бозаулары да артымны яхшы җыялар. Хуҗалыкта терлекләр саны ел саен арта, җитештерелгән продукция күләме дә артып бара. Продукция «Данон» компаниясенә җибәрелә. Югары сыйфатлы сөт балалар өчен продуктлар әзерләү өчен дә кулланыла», - дип сөйләделәр предприятие белгечләре. 

Сәфәренең азагында министр Зур Мәшләк авылында «Кишер» ҖЧҖендә булды, ул татлы әйберләр җитештерү белән шөгыльләнә. Министр Төркия һәм Италия җайланмаларында кишер, алма һәм чикләвекләрдән татлы ризыклар әзерләнә торган җитештерү цехлары һәм технологияләре белән танышты. Эш ике сменада оештырылган, Россия кулланучылар күзәтчелегнең (Роспотребнадзор) барлык күрсәтмәләре үтәлә, 2,5-3 тонна продукция җитештерелә. Бина эчендә хезмәткәрләр өчен душ, санузел, ашау бүлмәсе бар. Янәшәдә урнашкан бинада киләчәктә итальян проекты буенча сыр әзерләү заводын гамәлгә кертү планлаштырыла.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International