ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба районына сәфәре кысаларында Туктар авылында “Юлбат АХП” ҖЧҖенең роботлаштырылган яңа сөтчелек комплексында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Аның белән Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Чәчү кампаниясе кызганнан-кыза бара. Көтеп алынган кояш җирне җылыта һәм яңа уңышка этәргеч бирә. Игенчеләр дә вакытны бушка уздырмаска тырышалар.

Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре пендемия шартларында эшне туктату түгел, ә медицина оешмаларына ярдәм дә итәләр әле. Шундый предприятиеләрнең берсе — Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 1941-1945 еллар Бөек Ватан  сугышы  ветераннарына  һәм  шул    елларда  илебезне  азык-төлек  белән  тәэмин  итеп,    армый-талмый  эшләгән  тыл хезмәтчәннәренә    олы  хөрмәт  белән  карый.   Бүген  без  Бөек Ватан  сугышы  елларындагы  ТАССР авыл  хуҗалыгына багышланган   язмалар  сериясен башлап  җибәрәбез,  аларда  татарстанлыларның  ничек икмәк игүләре,   хатын-кызларның  аграр  секторда  әйдәүче  көч әверелүләре,    социалистик  ярышлар,  хезмәт көннәре һәм кырларда  эшләгән  балалар турында,  әлбәттә инде,  каһарманлык  күрсәткән һәм бүген дә аларны  искә  алып,  үзләре  турындагы  хатирәләрне     буыннан-буынга тапшыруга  лаек  кешеләр  турында  язачакбыз.  


5
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Президентының «2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясе төбәкләрен үстерүнең дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында» Указында билгеләнгән Россия төбәкләрендә барлык тармакларда һәм һәм аларның тормыш эшчәнлеге өлкәләрендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында халыкка мәгълүмат бирү өчен «Новости России» ОИА (ачык мәгълүмат агентлыгы) һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе төбәк яңалыклар агентлыгын - «Новости регионов России» РИА (төбәк мәгълүмат агентлыгы) https://regioninformburo.ru/ оештырдылар.


4
май, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Бөгелмә районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә район башлыгы Линар Закиров йөрде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирүгә документлар кабул итә башлады. Грантның максималь суммасы – 30 млн сум. Бүген, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты белән үз гаилә фермаларын ачып, аякларында нык торучы кешеләр шактый. Шундыйларның берсе – Рамил Кыямовның крестьян-фермер хуҗалыгы.

Хуҗалыкларда хайваннарның түбән җитештерүчәнлегенең сәбәпләреннән берсе – рационнарның дөреслеген тикшереп торырга ярдәм итә торган технологияләрнең булмавы, әлеге проблеманы цифрлы заманча технологияләр хәл итә, алар азык әзерләүдәге кимчелекләрне 1%ка кадәр киметергә ярдәм итәләр.


3
май, 2020 ел
якшәмбе

Татарстанда коронавирус пандемиясе чоырнда күпбалалы гаиләләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Үзизоляцияләү режимында беркемгә дә җиңел түгел. Шуңа бәйле рәвештә, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте «Магнит», Coca-Cola компанияләре белән бергә дүрт һәм аннан күбрәк балалар үстерүче гаиләләргә ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе оештырдылар. Акциягә «Казан» агросәнәгать паркы да кушылды.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International