Республика җитәкчелеге Ютазы районында булды

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районына эш сәфәре белән барды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Республика җитәкчелеге Ютазы районы җирлекләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм инвесторлар белән очрашты, урып-җыю кампаниясе мәсьәләләре турында фикер алышты.

 «Уңыш» ҖЧҖнең язгы арпа кыры янындагы кыр станында Рөстәм Миңнеханов механизаторлар белән аралашты. Бүген механизаторлар менюсында борчак ашы һәм карабодай иде. Рөстәм Миңнеханов механизаторларга аларның хезмәтләре һәм бөртеклеләр уңышын җыюга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Ул, бүген Татарстан үзен барлык кирәкле азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итә, дип билгеләп  үтте.   «Мин үзем авылда үстем, Авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым, шуңа күрә авыл халкы хезмәтенә зур хөрмәт һәм рәхмәт белән карыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

 Аннары Рөстәм Миңнеханов Ютазы районының капиталь ремонттан соң ачылган «Солнышко» балалар бакчасында (Ютазы авылы, Комсомол урамы, 1а йорт) булды. Балалар бакчасы бинасы 1977 елда төзелгән. Капиталь ремонт барышында биредә идән һәм диварларны буяганнар, плитка салганнар,  түшәмне  ремонтлаганнар, бүлмәара һәм тышкы  ишекләрне, тәрәзәләрне алыштырганнар, фасадны җылытып ремонтлаганнар,  җылылык, су белән тәэмин итү һәм су агызу системаларын ремонтлаганнар, сак-янгын сигнализацияләре урнаштырганнар һәм башка эшләр башкарылган. Балалар бакчасы 110 балага исәпләнгән.

 Монда ук, Ютазы авылында, республика җитәкчелеге агымдагы елның гыйнварында «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант ярдәме белән төзелгән терлекчелек комплексын карады. Комплекс «Де Лаваль» компаниясеннән саву залы белән 250 баш сыерга исәпләнгән.

 Бүгенге көндә терлекчелек комплексында 933 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 251 сыер. Агымдагы елның 6 аенда биредә ит җитештерү 42 тонна тәшкил иткән, сөт - 1116 тонна, бер сыердан тәүлеклек уртача савым 20,9 кг тәшкил итә, моннан тыш, КФХда 2 силос-сенаж траншеясы төзелгән, аларга Татарстан Республикасы  бюджетыннан 900 мең сум акча бүлеп бирелгән.

КФХ башлыгы Ансель Вафауллин гаилә сөт-товар комплексының эше, терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясен җитештерү һәм сату, шулай ук алдагы үсеш турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International