Кыр хәбәрләре:Чистай районында 18 яшьлек комбайнчы иң алдынгы булды

2020 елның 11 августы, сишәмбе

«Хузангай» хуҗалыгы базасында «Чистай» халык предприятиесендә бөртеклеләрне урып-җыюда тәҗрибәле игенчеләр белән беррәттән яшь егетләр дә эшли. Алар арасында 18 яшьлек Ранил Сираҗетдинов та бар.

Уңган егет авыл хуҗалыгы техникумында укый, ике ел җәйге каникулларда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән,  ә бу сезонда үзе рульгә утырган.

«Минем бабам, бабамның әтисе комбайнчы булып эшләгәннәр, әтием берничә ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде, хәзер ул — баш механик. Шуңа күрә миңа кемнәр белән тигезләшергә, кемнәрдән үрнәк алырга бар", - дип сөйләде Ранил Сираҗетдинов һәм хәзер эш шартлары күпкә яхшырак булуын билгеләп үтте:эсселектән кондиционерлар коткара, ә комбайнның төзек булмавы турында борт компьютеры хәбәр итә.

Ранилның эш көне иртәнге алтыда башлана,төн җиткәч кенә тәмамлана.

"Эш башланыр алдыннан без комбайннарны, һичшиксез, чистартабыз, техниканы тикшерәбез һәм соңыннан гына суктыра башлыйбыз. Иң мөһиме, һава торышы сынатмасын. Яңгырдан соң авыр була – комбайнга юеш салам һәм камыл кысыла. Ә коры һавада эшләү дә рәхәт», - дип уртаклашты Ранил.

«Хузангай» хуҗалыгы базасында «Чистай» халык предприятиесе директоры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Сәхәбетдинов яшьләргә ярдәм итә, авыл хуҗалыгы тармагының киләчәге яшьләр кулында, ди. Ранил Сираҗетдинов моны раслый.

Яшь булуга карамастан, комбайнчы булып эшләгән үзенең беренче сезонында Ранил менә дигән нәтиҗәләр күрсәтә һәм ул хуҗалык алдынгылары рәтендә. Урып-җыюның ике атнасында ул 290 тонна борчак һәм 150 тоннага якын көзге бодай суктырган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә республикада 561 мең га мәйданда 2 млн. 36 мең тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык - 40,6 ц/га, Чистай районында - 19,7 мең га мәйданда җыелган, 80,5 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 40,9 ц/га.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International