Кыр хәбәрләре: Сарман районында урып-җыюда эшләүче комбайнчыларны бүләкләделәр

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов катнашты.

Икенче бишкөнлек нәтиҗәләре буенча хуҗалыклар комбайнчылары акчалата премияләр алдылар. Бүләкләү комбайнчылар арасында 4 төркем буенча - яңа комбайннарда эшләүчеләр, 9 м ургыч белән, 7 м ургыч белән һәм үзйөрешле чапкычларда эшләүчеләр арасында барды.

1 төркемдә сертификатларны "Нөркәй" агрофирмасыннан - комбайнчылар Азат Мөфтәхов һәм Илнур Зәкуанов, "Сарман" агрофирмасыннан Рузил Сафин алдылар. 

 Икенче төркемдә иң яхшы комбайнчылар - "Сарман" агрофирмасыннан Данияр Кәлимуллин, шулай ук "Җәлил" агрофирмасыннан Илдар Сәхбиев һәм Марат Миңнуллин булды.

Өченче төркемдә иң яхшылар өчлегенә "Сарман" агрофирмасыннан Илдар Хафизов һәм Давис Уразаев керде, "Җәлил" агрофирмасыннан Илдар Ардыханов 3 урынны алды.

 «Мин 4 сыйныфта укыганда ук әтидә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башладым. Ә хәзер инде уникенче сезонны мөстәкыйль рәвештә эшлим. Ел саен урып-җыю вакытында комбайн штурвалы артына утырам, ә аннары мәктәпкә балалар янына ашыгам», - дип сөйли район спорт мәктәбе тренеры Илдар Хафизов.

Үзйөрешле чапкычларда эшләүчеләр арасында "Сарман" агрофирмасыннан Алмаз Хәсәнов һәм "Нөркәй" агрофирмасыннан Рөстәм Минһаҗев алдынгылар булдылар.

Премияләрне тапшырганда Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин механизаторларга нык сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә районда уңыш 14,37 мең га мәйданда җыеп алынган, 76,2 мең тонна суктырылган, уңдырышлылык - 53 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International