Марат Җәббаров терлекчелеккә ярдәм итүнең аеруча нәтиҗәле чаралары турында республика хуҗалыклары белән фикер алышты

2020 елның 7 августы, җомга

Бүген Татарстанның Биектау районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында 2021-2030 елларга сөт терлекчелеген үстерү концепциясенә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чарада Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, «Элита» баш нәсел предприятиесе АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, республиканың эре терлекчелек предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының районнардагы идарә башлыклары,шулай ук башка җаваплы затлар катнашты.

Чара «Элита» баш нәсел предприятиесе базасында узды, аның тарихы 1977 елдан башлана һәм Россиядә җитештерүче үгезләр орлыкларын җитештерү һәм сату буенча иң эре предприятиеләрнең берсе булып тора. Бу хакта компания директоры Фәннур Зарипов сөйләде.

Предприятиенең төп бурычы – аеруча гайрәтле үгезләрдән файдаланып, ясалма орлыкландыру ысулларын куллану юлы белән эре мөгезле терлекләрнең продуктив сыйфатын яхшырту. Уникаль методикалар һәм алдынгы җайланмалар куллану иң яхшы сыйфат күрсәткечләре булган үгезләрне сайлап алырга мөмкинлек бирә.

Мәсәлән, сөтнең сыйфатына иммуногенетик экспертиза һәм селекция контроле уздыру лабораториясендә бер үк вакытта май, аксым, казеин, лактоза, коры калдык, сидек, pH, кетоз скринингы һәм соматик күзәнәкләр саны кимүне тикшерергә мөмкинлек бирә торган система бар, аның куәте сәгатькә 400 проба алырлык; тагын май, аксым, лактоза һәм коры матдә өлешен үлчәү өчен билгеләнгән сыйфат бәяләү анализаторы бар.

Шулай ук предприятие базасында уникаль азык лабораториясе эшли башлады(аның аналоглары Мәскәүдә һәм Ростов өлкәсендә генә бар), ул терлек азыгын үзләштерүгә кадәр тирән анализ ясарга мөмкинлек бирә.

Очрашу йомгаклары буенча эшлекле киңәшмә узды, аның барышында республикада терлекчелекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. «Дөнья шулкадәр тиз үзгәрә, күбрәк цифрлаштыруга юнәлдерелгән берсе артыннан берсе яңа технологияләр гамәлгә керә. Бу шартларда безгә терлекчелеккә дәүләт ярдәменең аеруча нәтиҗәле чараларын эшләргә кирәк. Илнең мөселман үсеше үзәге буларак, без хәләл терлекчелек продукциясе җитештерүне дә исәпкә алырга тиеш. Моның өчен ул Халыкара сыйфат стандартларына туры килергә тиеш», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Түгәрәк өстәл барышында республиканың алдынгы хуҗалыкларының, шулай ук генетика һәм селекция эше белән шөгыльләнүче предприятиеләрнең тупланган тәҗрибәсе һәм тәкъдимнәре турында фикер алыштылар.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International