Рөстәм Миңнеханов комбайнчыларга Татарстан Республикасы хакимияте тарафыннан авылны үстерү өчен ниләр эшләнүе турында сөйләде

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Ютазы районы «Уңыш» ҖЧҖенең язгы арпа кырында булды.

Авыл хезмәте - илнең азык-төлек иминлеге нигезе генә түгел, ул телне, гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятны саклап калуны тәэмин итә торган үзенчәлекле яшәү рәвеше дә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы районы механизаторлары белән очрашуда сөйләде.

 «Безнең өчен авыл - нигезләрнең нигезе. Безгә авыл тормышының тотрыклы һәм уңайлы булуы бик мөһим. Шуңа күрә без фермерларга ярдәм итәбез, юллар, хастаханәләр, мәктәпләр төзибез. Яшәү өчен уңайлы мохит тудырырга тырышабыз. Боларның барысы  да яшьләргә, авылда  калып, эшләргә һәм үсәргә этәргеч бирү һәм аларны кызыктыру өчен эшләнә", - диде ул.

Татарстан  Республикасы  Президенты сүзләренә караганда, урып-җыюда һәр комбайнчының тырышлыгыннан бик күп нәрсә тора, ә хезмәт нәтиҗәләрен кызыксындыру эш сыйфатын шактый арттыра.

 «Республика кырлары өстеннән очканда, Татарстан игенчеләре  башкарган эш күләме бик ачык күренә. Бу һәрвакыт сокландыра, республикабыз, безнең кешеләр өчен горурлык хисе тудыра. Мин үзем авылда үстем, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләндем, шуңа укыдым, шуңа күрә җыелган уңышның нәрсә икәнен ишетеп кенә белүем түгел. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Сезнең ярдәм белән без илнең иң көчле авыл хуҗалыгы булган биш төбәге арасында. Без үзебезне бөтен нәрсә белән тәэмин итәбез. Бу шундый катлаулы вакытта аеруча мөһим", - дида Миңнеханов

Бүгенге көнгә Ютазы районы игенчеләре 29 мең тоннадан артык ашлык суктырганнар. Һәр гектардан уртача 43,2 центнер уңыш җыялар. Мондый уңыш алуга, бер яктан, һава шартлары, икенче яктан, авыл халкының хезмәт сөючәнлеге йогынты ясаган.

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә республика буенча 2 млн.тонна яңа уңыш ашлыгы җыелган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International