Республика биргән мөмкинлекләр: Абдуллиннар гаиләсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә сарыкчылык белән шөгыльләнә башлый

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авылда кече һәм урта эшкуарлыкны  үстерүгә зур игътибар бирәләр. Атна саен без туган авылында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшләрен ачып, аякларында нык  торучы  һәм яраткан эше белән шөгыльләнүче кешеләр турында язабыз. Моның өчен республикада бөтен мөмкинлекләр бар.

Саба районында эшкуарлык тормыш рәвешенә әверелеп бара.

- Дәүләт ярдәме программалары эшли башлагач, ул аеруча актив үсә башлады, - ди Юлбат авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев. - Бездә, мәсәлән, унбишләп фермер бар.

Абдуллиннар гаиләсенең эше аеруча уңышлы бара. Гаилә башлыгы Хәшим Гыйният улы, узган ел «Кече һәм урта эшкарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсында җиңеп, 3 млн. сум грант ала. Шундый саллы ярдәм белән ул җылытылган ферма төзи,  сарыклар сатып ала, хәзер аның 180 сарыгы бар. Моннан тыш, МТЗ-82 тракторы, чапкыч, пресс-җыю агрегаты сатып ала. Эш күп, ул көч тә, киеренкелек тә таләп итә. Хәшим Гыйният улы кинәт авырып китә. Әмма ферма игътибарсыз, караучысыз калмый. Үз бизнесы булган улы Фәннур көн саен диярлек әтисе фермасында була, аның үзенең сугым цехы бар. Эше тыгыз булганда, Хәшим абыйның хатыны Диләрә апа шунда ук килеп җитә. Башкача ярамый да. Малларның ашау-эчүен  контрольдә тотарга кирәк. Анда, әлбәттә, барысы да үз кешеләре – Фәннурның уллары Булат һәм Ислам шулай ук бик тырыш егетләр, балалар кечкенәдән эшләп үсәләр, җәен басуда сарык көтүе йөртәләр. Әлегә алар балалар гына, тәҗрибәләре дә зур түгел. Шуңа күрә алар гел әтисе һәм әбиләре күзәтүендә булалар.

 - Ел ахырына кадәр сарыклар санын өч йөзгә кадәр арттырырга ниятлибез, - дип сөйли Фәннур. - Шуңа күрә печәнне күп итеп әзерләдек, моның өчен бездә 10 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр үсә, табигый азык та  җитәрлек. Ә солы һәм төрле азык компонентларын сатып алачакбыз.

Абдуллиннар - тәҗрибәле сарыкчылар. Шуңа күрә терлекләрне дөрес тукландыру, өзлексез су белән тәэмин итү, биналарны даими чистарту – бу ферма законы гына  түгел, ә гаилә законы да. Шуңа күрә сарыклары да әйбәт үсә, бәрәннәр дә эйбәт туа һәм яшь терлекләрнең сакланышы да тиешле дәрәҗәдә.

 Абдуллиннарда тагын яшелчәләр дә бик яхшы үсә. Әйе-әйе, Фәннүрнең хатыны Зилә дә, фермер булып, товар масштабында витаминлы продукция үстерә башлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International