Арча районында Ат көне кунакларны ни белән гаҗәпләндерде һәм сөендерде

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Узган шимбәдә Арча районында Яңа Кырлай авылы янында традицион ат бәйрәме узды. Әлеге популяр ат-спорт ярышлары Татарстан Атчылык һәм ат спорты федерациясе инициативасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Ат ярышларының хәзерге форматы халыкара статус алды, 40, 80 һәм 120 км арадагы популяр узышларда Татарстан Республикасы спортчылары гына түгел, Россиянең башка төбәкләре, шулай ук якын чит ил спортчылары да катнашты. Мәсәлән, Белоруссиядән. Ике километрга кадәр арадагы “Авыл егетләре” чабышларында татар токымлы атлар ярышты. Тамашачыларга шулай ук «Аударыш», «Иң җитеш олаучы», «Иң матур арба» номинацияләрендә катнашучылар өчен дә «җан атарга» тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы вице-премьеры һәм Татарстан Атчылык һәм ат спорты федерациясе рәисе Васил Шәйхразиев Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев белән бергә «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында реставрацияләнгән һәм җиһазландырылган китапханәне карадылар, укучылар белән аралаштылар. Әйтергә кирәк, исемлек буенча алар 800дән артык. Алар арасында Яңа Кырлай авылында гына түгел, Арча районының башка торак пунктларында яшәүчеләр дә бар: Яңа Яваш, Иске Яваш, Чиканас, Яңа Кишет, Иске Кишет һәм башкалар. Китапханәгә йөрүчеләр арасында мәктәп укучылары да күп, китапханә мәктәп янәшәсендә генә бит - ничек кермисең инде! Әмма өлкән яшьтәге халык та бирегә еш килә. Мәсәлән, 81 яшьлек Миңнулла Галимҗанов китапсыз һәм газетасыз яши алмавын әйтте. Шуңа күрә китапханәдә балачактан ук язылган ул…

Биредә чирек гасыр эшләүче китапханә мөдире Наилә Әхмәтҗанова шатлыгын яшермичә яңалыклар турында сөйләде. Бу җиде яңа компьютер да (элек бер генә булган), берничә электрон китап та, аларның һәркайсында 5әр мең төрле әсәр, фильмлы дисклар да, төрле уен мәйданчыклары да, балалар өчен җайланмалар да - шатланмаслык түгел шул. Яңа Кырлай китапханәсендә 11 мең данәдән артык бай китапханә фонды турында әйтеп тә торасы юк.

Шуны әйтергә кирәк, мондый югары технологияле авыл китапханәсе (асылда, бу – комплекслы мәдәни үзәк) - Арча районында беренче һәм әлегә республикада «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелгән өченче китапханә.

Китапханә ачылу тантанасыннан соң кунаклар амфитеатр янында тамашачылар урнашкан аланга юнәлделәр. Ат бәйрәме башланыр алдыннан Арча районы үзешчәннәре җырлар җырладылар, балалар тасмалар һәм кыңгыраулар белән бизәлгән пониларда йөрделәр, палаткаларда борыннарны кытыклап шашлык пешерелде һәм тәмле чәйләр әзерләнде.

Барлык катнашучыларны Марат Җәббаров, Васил Шәйхразиев һәм бәйрәмнең башка кунаклары сәламләде. Әмма иртә таңнан, кояш чыкканчы ук, марафон ярышларында катнашучылар үзләренең дүрт аяклы юртаклары белән стартка чыктылар. Алар арасында нәфис кыз Динә Сабирҗанова да бар иде. Бераз алгарак китеп булса да шуны хәбәр итәбез, 40 километрга йөгерүдә нәкъ менә ул беренче булып килде. Җиңүче башта дистанциянең авыр бирелүен әйтте. Атлар шулкадәр арыды, алар ярты юлны бик авыр үттеләр һәм ветеринария контроле вәкилләре кайберәүләрне дистанциядән алырга мәҗбүр булдылар.

-Тик минем дүрт аяклы дустым белән икебездә дә «икенче сулыш» ачылды кебек, без лаеклы рәвештә финишка җитә алдык, - дип мактана Динә.

"Марафончылар" финишка бары тик төштән соң гына килә башлады, ә җиңүчеләрне бүләкләү кичкә таба булды. Нәкъ менә аларны бәйрәмнең төп геройлары дип атарга була!

Чиста токымлы, ярым токымлы һәм җирле токым татар атлары өчен чабышлар узган мәйданчыкны тамашачылар тыгыз боҗра итеп камап алдылар. Безнең "татарлар" бик үзенчәлекле хайваннар – алар биек түгел һәм бик әрсезләр да түгел кебек, әмма алар бик чыдам һәм кыюлар. Борынгы күчмә кыпчак халкы аларны юкка гына олыламаган инде, хәзерге татар атларында да аларның каны ага, диләр.

Татар токымлы атларда «Аударыш» көрәше - бәйрәмдә иң кызыклы конкурсларның берсе булды. Узган ел Ат көнендә беренче тапкыр, ә хәзер икенче тапкыр үткәрелгән бу кызыклы ярышлар турында Лениногорскидан Уел Бадыкшанов сөйләде. Шуны әйтергә кирәк, Лениногорскиның “Алмакай” бренды бөтен республикага билгеле – ул нәкъ менә татар токымлы атларны үрчетү һәм аларны таныту белән шөгыльләнә торган предприятие, эксклюзив ат йортына эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин җитәкчелек итә.

-Татар токымлы атларның холкында бераз кыргыйлык бар:алар бер-берсе белән ярышырга, тешләшергә, ашарга яраталар, ә ашауга талымчан түгелләр, кыенлыкларга чыдам булалар, авыр йөктән курыкмыйлар, ерак араларны рәхәтләнеп узарга сәләтлеләр, салкынга чыдамлар, - дип сөйли Уел Сөләйман улы. – Безнең борынгы бабаларыбыз өчен атлар өстендә спорт уены-ярышлары хас булган, бу уенда билбау бәйләгән ике көндәш, кара-каршы торучы атлар өстенә утырып, тиешле кагыйдәләрне үтәп, бер-берсен ат өстеннән төшерергә тырышалар... Бу онытылган традицияне без яңадан торгыздык.

Яшь чабышкы атлар марафон дистанцияләрендә көч һәм тизлек буенча сынашкан арада өлкәнрәкләре, үз кадерләрен белеп, ашыкмый гына, купшы бизәлгән арбаларны болын буйлап йөрттеләр. Аларның кайберләре чын карета кебек иде! Ә җигүле транспортка утырган пассажирлар гармунга кушылып җырлар йөрделәр.

Арча районының Ташкичү авылында яшәүче 74 яшьлек Әхтәм Әхмәтханов Ат көнендә арба йөртүче конкурсында даими катнашучы. Ул кечкенәдән атларга гашыйк булуын әйтте. Элек Әхтәм фермада ат йөртүче булып эшләгән, инде күптән пенсиядә. Әмма атлар бүгенге көнгә кадәр аның төп мәхәббәте булып кала, аның йортында һәрвакыт атлар тора. Әхтәмнең Гөлнара исемле аты белән танышырга туры килде - шундый акыллы булып чыкты! Хәзер мин сине фотога төшерәчәкмен, дигән идем, ышанасызмы, шунда ук башын горур күтәреп, кирәкле позага басты. Ә аннары, нәкъ менә аңа фотосессия оештырганнары өчен рәхмәт әйткән кебек, башын чайкап куйды.

Ат көнендә һәрчак бу бәйрәмгә атлар яратучы яшьләрнең елдан-ел күбрәк килүе сөендерә. Алар күңел ачарга, тамаша күрергә килүче малай-кызлар гына түгел, ә алар атчылык белән җитди шөгыльләнергә теләүче һәм ат спорты белән мавыгучы яшьләр. Әйтергә кирәк, әлеге Ат бәйрәмендә катнашкан республиканың ат спорты буенча балалар-яшүсмерләр мәктәбендә тәрбияләнүче җайдакчы-кызларның кыюлыгына, җитезлегенә сокланмый калу мөмкин түгел иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International