40 килограммлы кабак Казанга авыл хуҗалыгы ярминкәсенә киләчәк

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Буа районында яшәүче Миләүшә һәм Айдар Камаловлар үз бакчаларында гаять зур кабаклар үстергәннәр. Гаҗәеп зурлыктагы бу кабаклар Түбән Наратбаш авыл җирлегендә үстерелгән.

“Гигант” сортлы орлыкларны кибеттән сатып алдык. Май аенда утырттым, су сиптем, бернинди пестицидлар һәм махсус өстәмәләр кулланмадым. Барлык орлыктан 4есе генә чыкты, шулардан 16 кабак үсте”, - дип сөйли хуҗабикә.

 Миләүшә Камалова «Буанефтепродукт» филиалының кадрлар бүлегендә эшли, ире Айдар - Буа медицина училищесында. Аларның берсе дә шундый  зур кабаклар булыр дип көтмәгән, әлбәттә.

«Кабакларның иң зуры - 50 кг, калганнары - 20-40 кг, иң кечкенәсе - 5 килограммлысы әле түтәлдә, үсеп утыра», - дип сөйли Миләүшә Камалова.

Мондый мул кабак уңышы бөтен авылны шаккатырган. Бу гигант яшелчәдән Миләүшә Камалова ботка, пироглар пешерергә, якыннарын һәм дусларын сыйларга уйлый. Бу кабакларның берсе бу шимбәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра торган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сатуга куелачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International