ТР Дәүләт Советы Марат Җәббаров кандидатурасын ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфасына раслады

2020 елның 18 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Марат Җәббаров кандидатурасын ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфасына килештерделәр. Карар Татарстан Республикасы парламентының 13 нче утырышында кабул ителде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан күрсәтелгән Марат Җәббаров кандидатурасын республиканың Премьер-министры вазыйфасына расланган Алексей Песошин тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, нәкъ бер ел элек, 2019 елның 18 сентябрендә, Алексей Песошин ведомство башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп элек республика Президенты тарафыннан билгеләнеп куелган Марат Җәббаровны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективына тәкъдим иткән иде.

“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының активлыгы аркасында республиканың агросәнәгать комплексы - илдә әйдәп баручыларның берсе. Марат Азат улы дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм республиканың агросәнәгать комплексына идарә итү, авыл хуҗалыгында инвестицион климатны яхшырту, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, крестьян (фермер) хуҗалыкларын үстерү, инновацион программаларны финанслау буенча максатчан эш алып бара. Илдә яңа коронавирус инфекциясенә бәйле барлыкка килгән икътисадый вәзгыятькә дә карамастан, республикада агросәнәгать комплексы системасының нәтиҗәле эшләвен һәм аның уңай үсеш  динамикасын саклап кала алдык, республиканың азык-төлек иминлеген һәм үз-үзен тәэмин итә алуын, импортны алыштыру программасын үтәүне тәэмин итә алдык”, - дип билгеләп үтте Алексей Песошин.

Министрлык коллективы Марат Азат улын ведомство җитәкчесе вазыйфасына билгеләнеп куелуы һәм әлеге фазыйфада эшләвенә бер  ел тулу уңаеннан чын күңелдән котлый.

Сез һәркөнне үзегезнең шәхси үрнәгегез белән безгә хезмәтне яратуның һәм эшкә җаваплы карауның мөһимлеген күрсәтәсез. Сезнең тырышлыгыгыз һәм эшкә чын күңеләдән бирелеп эшләвегез бездә зур хөрмәт һәм соклану уята!

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, хезмәтегездә яңа уңышлар, гаиләгездә иминлек һәм бәхет телибез!

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International