Чистай районыннан гаилә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән мөгезле эре терлекләр симертү буенча бизнесын үстерә

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Без һәр атнада, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшен ачып, аякларында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кешеләр, гаилә фермалары, яшь эшкуарлар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары турында язабыз. Шундыйларның берсе – Чистай районыннан мөгезле эре терлекләр симертү буенча үз бизнесын үстерүче «Шәйхетдинов Р.М.» КФХсы.

Рафаэль Шәйхетдинов хатыны Дания белән Кызыл Ялан авылында яшиләр. Даниянең Югары авыл хуҗалыгы белеме бар, Рафаэль Чистай авыл хуҗалыгы техникумында белем алган.  

 - «Агростартап» программасы барлыгын белгәнче үк без күп  мал-туар асрый  идек, - дип сөйли Дания Салих кызы. - 2007 елдан пай җирләрен эшкәртә, техника сатып ала башладык. Конкурста катнашкан вакытка инде бездә  МТЗ-82 тракторы, ашлык җыю комбайны, Т-150 тракторы, авыл хуҗалыгы машиналары - тырмалар, культиваторлар, чәчкеч, пресс-җыйгыч һ.б. бар иде. Рафаэль балачактан терлекләр караган: аларны ашаткан, көтү көткән.

- Әти миңа: “Син ат түгел, арырга, һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк, дип әйтә торган иде, - дип көлә Рафаэль Мәсәлим улы.

Ул мәктәптән соң армиягә китә. Әфганстанда хезмәт итә. Армиядән соң туган колхозында эшли башлый. 2019 елда үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын төзи.

 Шәйхетдиновлар - кызыксынучан кешеләр. Тирә-юньдәге хәлләр белән һәрвакыт кызыксынып торалар: интернеттан, газеталардан яңалыклар белән танышып баралар, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән даими элемтәдә торалар. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты һәм “Агростартап” программасы турында да  шулай беләләр алар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсында катнашырга булалар, шулай итеп, грант та  отып  куялар һәм максатчан рәвештә үзләренең бизнес-проектын гамәлгә ашыруга - эре мөгезле терлек симертүгә керешәләр. 

Алынган акчага, үзләренекен дә өстәп, яңа МТЗ тракторы,  чәчкеч, шулай ук эре мөгезле яшь терлекләр  сатып алалар.   Шулай ук ашлык склады, терлекләр өчен биналар да төзиләр.

 Хәзер аларда симертүдә илле баш мөгезле эре терлек бар. Азык күп кирәк. Үзләренең 156 гектар җирләреннән  ашлык, печән, салам алалар. Хәтта сенаж да әзерлиләр. Үгезләр яхшы үсә, тәүлеккә бер килограммга якын арталар. 

Шәйхетдиновлар, уллары Раил белән бергәләп, формаль булмаган кооперация оештырганнар. Егет әти-әнисе юлыннан китә: КАИның икътисад факультетын тәмамлап, фермер була. Аның да 50 баш мөгезле эре терлеге, 178 гектар җире бар: 126 гектары – аның үз милкендә һәм 52 гектары арендага бирелгән. Фермерлар, бергәләп, бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр. Кызлары Миләүшә институтта укый һәм бер үк вакытта хуҗалыкта да эшли, исәп эшләрен алып барырга булыша. 

 Шәйхетдиновлар хуҗалыклары - җитештерү биналары, терлекләрне чыгарып йөртү өчен  кардлар һәм ял итү өчен күлле-бакчалы почмагы булган кечкенә утарны хәтерләтә. Аларга бүгенге шөгыльләре бик ошый һәм күңелләренә хуш  килгән эш белән шөгыльләнәләр. Һәм алар күрсәтелгән ярдәм өчен дәүләткә рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International