Онлайн-трансляцияне безнең сайтта һәм «Агрополия» YouTube каналында карарга мөмкин булачак.
«Техно про» җитештерү компаниясе уникаль техника җитештерә башлады, аларның параметрлары заказчылар ихтыяҗларына җавап бирә, алар арасында актив ял яратучылар, фермер хуҗалыклары хуҗалары, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр дә бар.
Татарстанда яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” дигән уникенче республика телевизион конкурсы башланды. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК.
Зәй районы күп юнәлешләр буенча үрнәк булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй шәһәренә эш сәфәре барышында хәбәр әйтте. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Минзәлә муниципаль районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлеге эшләтеп җибәреләчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Сәламәт булыйк» проекты кысаларында авыл хуҗалыгы тармагында сәламәтлекне сакларга ярдәм итә торган иң кызыклы проектлар турында сөйли.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтынчы Елга авылында (Балык Бистәсе муниципаль районы) гамәлгә ашырылган «сатучысыз кибет» проекты белән танышты. Аның белән бепгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПК продукциясен экспортлауны үстерү департаменты директоры Роман Чекушев Татарстанда экспорт мәсьәләләре буенча, хәләл продукция экспортын да кертеп, берничә семинар-киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, башка тармак ведомстволары вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре - АПК продукциясе экспортерлары катнашты.
14 августта Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Удмуртия Республикасына эш сәфәре белән килде. Сәфәр чараларының төп темасы -2020 елда башланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашырылуы. Аерым алганда, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Сосновка авылындагы яңа Мәдәният йортында булды, анда федераль башкарма хакимият органнары, субъектлар һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчелеге, шулай ук бизнес вәкилләре белән берлектә дәүләт программасын гамәлгә ашыруның беренче айларының барышын һәм башлангыч нәтиҗәләрен бәяләде.