«Татарстан Хәләле» сосискалары “Россия тәмлеләре” («Вкусы России») конкурсында катнаша

2020 елның 6 ноябре, җомга

 «Россия тәмлеләре» төбәк азык-төлек брендларының беренче илкүләм конкурсына теркәлү 9 ноябрьгә кадәр дәвам итә, аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра. Оештыру комитетына илнең 70тән артык субъектыннан 400дән артык гариза кергән.

Гаризалар саны буенча лидерлар бишлегенә Татарстан Республикасы да керә, ул традицион тәм-томнар, эчемлекләр, камыр ризыклары, шулай ук ит деликатеслары тәкъдим итә. Конкурс кысаларында төбәкләр бөтен илгә җирле гастрономия ризыклары турында сөйлиячәкләр. Иң яхшылары Россия тәмлеләренең масштаблы картасына керәчәк һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан комплекслы ярдәм алачак.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмлеләре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсында катнашу өчен «Пестречинка» ҖЧҖен тәкъдим итте.

«Татып кара, яратасың» номинациясендә «Пестречинка» төбәк бренды бройлер тавыгы итеннән тәмле «Татарстан Хәләле» сосискаларын тәкъдим итә.

 «Пестречинка» бренды базарда 15 елдан артык эшли. «Пестречинка» ҖЧҖ тарафыннан сатыла торган барлык продукция “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ тарафыннан җитештерелә, ул өч җитештерү мәйданчыгын берләштерә: «Чистай җитештерү мәйданчыгы» - яшь чебешәләр үстерү өчен, бирегә тәүлеклек чебешләр  китерелә һәм алар 18 атнага кадәр үстерелә. "Питрәч җитештерү мәйданчыгы" – тавыклар  һәм әтәчләр өчен мәйданчык, анда кошлар 18 атнадан 64 атнага кадәр үстерелә. Биредә махсус җиһазландырылган инкубаторда инкубация йомыркасы җитештерелә. Үстерелгән чебешләрне Питрәч һәм Зеленодольск җитештерү мәйданчкларына сую өчен җибәрәләр. Зеленодольск җитештерү мәйданчыгында итне тирәнтен эшкәртү комбинаты бар.

 «Пестречинка» брендының ассортиментында 200дән артык тавык продукциясе: кош ите, ярымфабрикатлар, казылык эшләнмәләре, деликатеслар, «Хәләл» продукциянең аерым линейкасы бар.

Предприятие елга, тере авырлыкта санаганда, 63 мең тонна ит җитештерә, сугымда - 46 мең тоннага якын. Шуның якынча 35 проценты тирән эшкәртү цехында эшкәртелә: биредә ысланган, ярымысланган, пешерелгән продукция җитештерелә, шулай ук итне сөяктән аеру процессы да башкарыла. «Пестречинка» бренды белән әзер продукциянең төп ассортименты 60-70ләп бар. Предприятие заманадан калышмый: 2015 елда төргәкләү ребрендингы үткәрелә. Ул хәзер сатып алучы өчен уңайлырак, җиңел истә кала, төсләре дә ачык, якты.

 «Пестречинка» ҖЧҖ продукциясен халык бик телэп ала һәм Татарстанның барлык шәһәрләрендә сатыла. Продуктның төбәк бренды «Х5 ритейл груп», «АШАН», «МЕТРО Кеш ЭНД КЕРРИ», Зельгрос кебек эре сәүдә нокталарына  чыгарыла.

 «Вкусы России» сайтына керегез, 19 ноябрьдә нәкъ менә шунда Халык тавыш бирүе игълан ителәчәк, аның кысаларында һәр кеше яраткан төбәк брендын хуплый алачак.

Проектта катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керәчәк, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлеген алачак, ә җиңүчеләрнең ихтыяҗны һәм сатуны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International