Татарстаннан җибәрелгән аджика, горчица, кетчуп һәм джемнар халыкара космик станциядә космонавтларга бик ошый

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

«Махеевъ» Татарстан җитештерүчесе халыкара орбиталь станциягә үз продукциясен җибәрүне дәвам итә. Халыкара космик станция видеосын 3 ноябрьдә космонавт Олег Артемьев җибәргән. Ул космоста иртәнге ашның ничек узуы турында сөйли һәм кырпы балыгын (белуганы) Татарстан Республикасының Алабуга шәһәрендә әзерләнә торган аджика белән тәмләтеп ашый.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, «Эссен Продакшн» компаниясе космонавтларны 2011 елдан әче соуслар һәм җиләк джемнары белән тәэмин итә башлаган. Галәмдә беренче булып мүк җиләгеннән джем күренә, аны Instagramда космонавт Сергей Волков күрсәтә, ул, 2015 елның 3 июлендә халыкара космик станциягә тоташып, Прогресс М-28М йөк корабын бушаткан вакытта төшергән.

 2020 елның март башында Dragon SpaceX CRS-20 йөк корабле орбитага 1509 кг төрле йөк һәм азык-төлек китерә, алар арасында, гадәттәгечә, Татарстан Республикасының Алабуга шәһәрендә җитештерелә торган «Махеевъ» сәүдә маркасы белән җиләк-җимеш джемнары, аджика, горчица, керән (хрен) һәм кетчуп бар иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, космонавтлар өстәленә китерелә торган барлык продуктлар “Туклану, биотехнологияләр һәм азык-төлек иминлеге федераль тикшеренү үзәге”нең «Азык-төлек концентраты сәнәгате һәм махсус азык-төлек технологиясе» фәнни-тикшеренү институтында тикшерү уза.

Космонавтның көндәлек рационы ике өлештән тора: төп өлеш - калориясе 2015 Ккал, аңа 140 төрдәге азык керә һәм өстәмә – калориясе 1000 Ккал. Ул штаттагы продуктлардан һәм сәнәгати җитештерү продуктларыннан формалаша, алар космонавтлар рационына психологик яктан ярдәм итү өчен өстәлә - җирдә ашап күнеккән продуктлар уртача алты айга кадәр дәвам итә торган аерылып торуны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә. Тәм рецепторлары авырлык югалу шартларында үзләрен җирдәгегә караганда бераз башкарак тоталар, шуңа күрә ризык төче кебек тоела башлый, диләр. Нык салкын тию хисе барлыкка килә. Бу очракта элек-электән кулланып килгән файдалы рус керәненнән да яхшырак нәрсә булырга мөмкин? Ул космонавтларны “айнытып җибәрә”. Станциядә еш кына Россиянең барлык кибетләрендә диярлек очратырга мөмкин булган «Махеевъ» классик керәне (хрен) дә еш күренә.

 Халыкара космик станциядә  традицион чәй эчү дә татлы ризыктан башка узмый — джем монда бик урынлы. Ул, беренчедән, өйдәге җылылыкны һәм ватанны искә төшерә. Икенчедән, орбитага иң файдалы әйберләрне генә китерәләр, хәтта сүз татлы ризыклар турында барса да. Мәсәлән, печеньеда витаминнар бик күп булмый. Ә менә безнең космонавтлар рационы өчен хупланган «Махеевъ» джемы натураль җиләк-җимештән ясалган һәм анда консервантлар юк, димәк, файдалы, ә махсус әзерләү технологиясе аркасында ул  бозылмый, озак саклана.

Космонавтларны тукландыру өчен җибәрелә торган «Эссен Продакшн» компаниясе продукциясе кибет киштәләрендәгеләрдән берни белән дә аерылмый. Кибетләргә дә, орбиталь станциягә дә җитештерүдә бер үк ингредиентлар һәм завод линияләре кулланыла торган бер үк төрле партияләрдән продуктлар эләгә. Шуңа күрә, якындагы кибеткә кереп, галәмгә озатылган шул ук партиядән кетчуп, джем яки горчица төргәкләрен сатып алырга була.

Шулай булгач, космик продуктлардан авыз итәргә теләсәгез, сез аларны аларны кайдан алырга икәнен беләсез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International