Шәһәр халкы өчен шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләренә йөрү гаилә традициясенә әверелеп бара

2020 елның 7 ноябре, шимбә

Бүген, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6да Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. Салкынча көзге иртә шәһәрлеләрне ярминкәгә чыгудан туктатып кала алмады. Күпләр өчен шимбә көнне ярминкәгә чыгу берничә буынны берләштерә торган  күркәм гаилә традициясенә әверелеп бара. Олырак яшьтәге балалар ярминкәгә өлкән яшьтәге әти-әниләрен алып киләләр, сатып алган продуктларны алып кайтырга булышалар, бәяләрне күреп, үзләре дә кирәкле әйберләрне җыеп китәләр.

Ярминкәләр продукциягә бик бай. 15 сәүдә мәйданчыгында ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, шикәр, он һәм башка җирле җитештерелгән әйберләр арзанрак бәяләрдән сатыла.

 Барлык мәйданчыкларда пенсионерларны кайнар чәй һәм яңа пешкән камыр ризыклары белән сыйладылар, ә Мәскәү районы ярминкәсендә казанда пешкән бик тәмле пылау да бар иде. Әлбәттә, концерт программасы турында да онытмаганнар.

Беркетелгән мәйданчыкларда ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Министрлык белгечләре тикшереп  чыктылар. Барлык продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан тикшерелгән иде.

 Шимбә көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре зур социаль әһәмияткә ия. Фермерлар өчен – үзләре җитештергән продукцияне сату мөмкинлеге булса, шәһәр халкы өчен - бер урында һәм арзан бәяләрдән иң кирәкле һәм иң сыйфатлы әйберләрне сатып алу мөмкинлеге ул. Ярминкәләрне оештыру Министрлык белгечләреннән зур хезмәт куюны таләп итүгә  карамастан, бу эш, һичшиксез, дәвам итәчәк.

Сатып алучыларны киләсе шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International