Татарстанда эре мөгезле терлекләрне Бердәм идентификацияли башладылар.
Арча районында «Яңарыш» ҖЧҖ 2017 елда бөлгенлеккә төшкән «Вамин» агрохолдингының авыл хуҗалыгы җирләре һәм фермалары базасында төзелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төбәк брендларының «Вкусы России» («Россия тәмнәре») беренче илкүләм конкурсына татар балын, икмәк, хәләл продукция, лимонад, квас, конфетлар, прәнникләр, чәк-чәк, тортлар тәкъдим итте - Татарстанның барлык почмакларыннан барлыгы 17 бренд.
Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Үз товарларын һәм продуктларын Арча, Кукмара, Балтач, Буа районнары һәм башка районнар фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алып килгән иде. Барлык продукция дә ветеринария хезмәтләре тикшерүен узган.
Татарстан Республикасында көнбагыш уңышын җыю төгәлләнеп килә, 2 мең гектар җыясы калган, ул гектардан 16,6 центнер уңдырышлылык белән 195 мең тонна җыелган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Август аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы - 2020» республика конкурсы игълан ителгән иде, ул комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында ел саен уздырыла.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде. Бүген югары уку йортының бер бүлекчәсе - Механикалаштыру һәм техник сервис институты -70 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Авылда ничек уңышлы бизнес корырга? Нинди юнәлеш сайларга? Нәрсәдән башларга? Дәүләттән нинди ярдәм һәм субсидияләр алырга мөмкин? Дөрес идарәчел карарлар кабул итәргә һәм табышны арттырырга нәрсә ярдәм итә? Боларның барысы турында да аграийлар өчен онлайн-мәктәптә белергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 31 октябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында(«Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка фермер продукциясен сатып ала алалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «СластЕла» брендын ("Алабуга азык-төлек комбинаты" ЯАҖ) «Вкусы России» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына тәкъдим итте.
Без атна саен, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшен ачып, аягында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кешеләр, гаилә фермалары һәм яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе - Яңа Чишмә районыннан Самат Вәлиуллин.