Кукмара районында «Агрономия» компетенциясе буенча WorldSkills төбәк чемпионаты старт алды

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Кукмара аграр көллиятендә 2020/2021 еллар чемпионат циклының Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан алып барыла торган «Агрономия» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты башланды.

Ачылышта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков катнашты.

“WorldSkills Russia чемпионатының төп бурычы - эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү. Чемпионатның беренче сайлап алу челтәр этабы 4 декабрьдә узды. Конкурста катнашу өчен республиканың җиде уку йорты гариза бирде, аларның бишесе кабат очраштылар”, - диде «Яшь профессионаллар» Татарстан Республикасы төбәк чемпионатының өлкән эксперты Ренат Дунаев.

Конкурста Кукмара, Әтнә, Сарман, Чистай һәм Мамадыш районнарының урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары катнаша.

Конкурс мәйданчыгында җиһазландырылган кабинет урнаштырылган, анда ярышларда катнашучылар өчен барлык шартлар да тудырылган.

Өч көн дәвамында алар биш модуль буенча ярышачаклар:“Үсемлекләрнең вегетатив үрчүе”, “Туфракның агрохимик үзенчәлекләрен билгеләү”, “Җилем сыйфатын билгеләү” һәм “Орлыкларның чәчүгә яраклылык сыйфатын билгеләү”.

Һәр модульгә икешәр сәгать бирелә, ә конкурсантларның эшен экспертлар күзәтә. Конкурс шартлары буенча, төбәк чемпионатта җиңүчеләр Татарстан җыелма командасына керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International