Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бакчачылар белән эшкә йомгак ясадылар: 147 км электр линияләре, 108 км юл һәм 37 км суүткәргеч ремонтланган

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

16 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендә тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында 2020 елда коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең инженерлык инфраструктурасының тышкы объектларын ремонтлау йомгаклары һәм алдагы 2021 елга эш планы буенча киңәшмә узды.

 2017 елдан 2020 елга кадәр түбәндәгеләр ремонтланды:

  • 37,55 км суүткәргеч;
  • 106 скважина;
  • 386 бакчачылык ширкәтендә 205 резервуар;
  • 372 каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы, 516 бакчачылык ширкәтендә 498 контейнер һәм 317 бункер сатып алынды;
  • 253 бакчачылык ширкәтендә 147 км электр линияләре һәм 193 комплект трансформатор подстанцияләре;
  • 197 бакчачылык ширкәтендә 108 км керү юллары.

Өч ел эчендә бакчачыларга ярдәм итүдә 22 район катнашты, аларның күпчелеге Казан шәһәре, Тукай һәм Түбән Кама районнары тирәсендә.

Инфраструктураны үстерүгә ярдәм итү аркасында һәм, бүгенге катлаулы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, эшкәртелгән һәм хуҗалар барлыкка килгән кишәрлекләр саны 5,5%ка яки 19 меңгә якынга артты.

 Тышкы объектларны төзекләндерүдән тыш, бакчачылар 1:2гә финанслашу шартларында эчке инфраструктураны ремонтлау мөмкинлегенә дә ия. 2018-2020 елларда бу максатларга 240,8 млн. сум акча бүлеп бирелде. 74 км суүткәргеч, 221,8 км электр линияләре, шулай ук 15 км эчке юллар ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International