Тәмле, чыннан да, янәшәдә: Мәскәүлеләр Татарстан фермер продукциясен сатып ала алалар

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда җитештерелгән продукцияне Мәскәү шәһәрендә төбәкара ярминкәдә сатып алырга мөмкин.

Авыл хуҗалыгы продукциясе кулай бәяләрдән Мәскәүдә төбәкара ярминкәдә 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр (һәркөнне, дүшәмбедән тыш) түбәндәге адреслар буенча тәкъдим ителә:

* Рязань проспекты, академик Скрябин ур., вл. 4;

* Гольяновский скверы, Уральский ур., вл. 16, 1 нче корылма;

* Перерва ур., вл. 52

* Мытищинский фермер базары, Осташковский шоссесы, вл.1 (һәркөнне 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр).

 Бу мәйданчыкларда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән Татарстанның "Кәүсәр", «Камамбер», «Воронцовские сыры» һәм башка җитештерүчеләре үз продукциясен тәкъдим итә. Мәскәүдә Мөслим районыннан Ирек Хәмәдишинның татар каклаган казын сатып алырга мөмкин, ул «Россия тәмнәре» төбәк брендлары конкурсында « Тәмле янәшәдә» номинациясендә җиңүче булган иде.

Татарстанлылар Мәскәү халкына сөт продуктлары, сырлар, ит-казылык продукциясе (казылык, каклаган үрдәк, каз итләре һ.б.лар), хәләл продукция, ярымфабрикатлар һәм кондитер әйберләре сатып алырга тәкъдим итәләр.

Мәскәүдә Татарстаннан теләгән һәр фермер үз продукциясен сата ала. Барлык мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәгендә 8-800-444-16-70 телефоны аша консультация алырга мөмкин. Хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәр 8 9852 98 02 39 телефоны буенча (Рөстәм) кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International