Марат Җәббаров Сарман районында «Айтуган» универсаль спорт залын һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модуль пунктын ачты

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Сарман районында булды.

Эш сәфәре барышында Марат Җәббаров Сарман аграр көллияте  ресурс үзәгенең җитештерү һәм уку корпусларында, “Старт” спорт мәктәбе” МБУнең чаңгы базасы бинасында, «Фәттахов Җәүдәт Нуртдин улы» КФХның сарыкчылык фермасында булды, шулай ук Сарман урта мәктәбендә туклануны оештыру белән танышты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов та катнашты.

Җитештерү һәм уку корпусларында министр ресурс үзәгенең эше белән танышты. Әлеге ресурс үзәге базасында ел саен «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионатының «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча ярышлар уза.

«2019 елгы яшь профессионаллар» илкүләм чемпионатының «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча чемпионы Азат Тимербаев конкурста катнашуы турында сөйләде. Ул шулай ук Министрлыкка чит ил тракторында күнекмәләр узу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде.

“Көллиятнең базасы бик көчле. Көллият өчен заманча техника сатып алу өчен мөмкинлекләр эзләячәкбез”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Шунда ук министр «WorldSkills-2020» Яшь профессионаллар илкүләм чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләде.

Аннары вице-премьер «Айтуган» универсаль спорт залын һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модуль пунктын ачты.

Онлайн-режимда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяков катнашында узган тантаналы чарада төзүчеләргә һәм спортчыларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.

“Бу заманча спорт комплексы иң югары стандартларга җавап бирә. Яңа спорт объекты ачылу яшьләрнең генә түгел, бөтен Сарман халкының сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам, чөнки яңа спорт мәйданчыгы спортның төрле командалы төрләре:волейбол, баскетбол һәм мини-футбол, хәтта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә дә шөгыльләнергә, шулай ук төрле ярышлар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Спорт комплексын ачу барышында Марат Җәббаров районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илгизәр Гаделшинга 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Министр булган Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модуль пункты “Авыл кибете” республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән. Анда «Сарман кулланучылар берлеге» ПК сәүдә итәчәк.

Эш сәфәре ахырында министр «Старт» спорт мәктәбенең ремонтланган чаңгы базасы бинасында һәм Җәүдәт Фәттаховның крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Фермада 709 баш сарык бар. Хуҗалык тарафыннан 310,2 тонна ашлык җитештерелгән, 7 тонна үлчәмдә терлек үстерелгән. Шулай ук Марат Җәббаров Сарман урта мәктәбендә туклануны оештыру белән дә танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International