Казанда барлык «ВкусВилл» кибетләрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Төбәк киштәсе» проекты старт алды

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Казанда барлык «ВкусВилл» кибетләрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Төбәк киштәсе» проекты старт алды һәм хәзер җирле фермерлар һәм җитештерүчеләр продуктлары белән үзеңне сөендерү җиңелрәк булачак. Барлыгы 100гә якын төр тәкъдим ителде.

"ВкусВилл" Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән аларның продукциясен бу елның җәендә челтәрнең товар линейкасына кертү турында сөйләшүләр башлады. 13 августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә товар тәкъдим итүчеләр белән очрашу узган иде. Ул чакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Министрлыкның бурычы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә продукцияне сату белән ярдәм итүдән гыйбарәт булуын билгеләп үтте һәм, җирле җитештерүчеләрне хезмәттәшлеккә җәлеп итеп, Татарстанда челтәрнең киңәюенә һәм үсүенә ышаныч белдерде. Уртак эшнең нәтиҗәсе буларак, агымдагы елның декабрендә 100ләп төрдәге ассортимент белән «Төбәк киштәсе»н ачылды.

«Бу безнең беренче тәҗрибә, без конкрет төбәктәге җирле товар белән тәэмин итүчеләрдән продуктлар сата башлыйбыз. Шунысы куанычлы, бу нәкъ менә Татарстаннан башлана. Ассортиментны һәм җитештерүчеләрне сайлау, һәрвакыттагыча, «ВкусВилл»ның иң яхшы традицияләре буенча узды:намуслы һәм гадел состав, тәм һәм сыйфат», - дип әйтәләр «ВкусВилл» кибетләре челтәрендә.

«Төбәк киштәсе» өчен кибет технологлары төрле позицияләр сайладылар. Бүлү үзәкләренең гадәти логистик системасын читләтеп, Казан кибетләренә товарларны җирле тәэминатчыларның турыдан-туры китерүе ассортиментны киңәйтергә булышты. Мәсәлән, 48 сәгать яраклылык вакыты белән десертларны һәм икмәкне сатуга чыгара алдык. Якын арада кулинария яңалыкларын көтәбез. Җирле хуҗалыклардан яшелчә һәм яшел тәмләткечләр китертү турында сөйләшүләр алып барыла.

Киштәләрдә чәк-чәк һәм Татарстанда җитештерелә торган башка баллы-чикләвекле тәм-томнар бар инде. Һәм, әлбәттә, барлык татарстанлыларның яраткан ризыгы - үрдәк яки сыер ите булган өчпочмак. Җирле җитештерүчеләрдән классик ассортимент белән рәттән шулай «ТҮБӘТӘЙ ИК» ҖЧҖеннән сыер итеннән манты, бәрәңге пилмәне, «КӘҮСӘР» АХҖКыннан үрдәкнең түш ите барлыкка килде.

Болар - җирле ризыкларның кайбер төрләре генә әле. "Төбәк киштәсе»нең тулы ассортиментын Казанда “ВкусВилл” кибетләренең барысында да табарга була:

*Чистай ур.,16/15

*Декабристлар ур.,85

*Юлиус Фучик ур.,88

*Пушкин ур.,5/43

Кунакка керегез, татып карагаыз һәм кичерешләрегез белән уртаклашыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International