"Безнең республикада фермерлык хәзерге заман шеф-пешекчесенең теләсә нинди ихтыяҗын канәгатьләндерә диярлек: Казанда Татарстан Пешекчеләр гильдиясенең йомгаклау җыелышы узды

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Казан кооператив институтында Татарстан Республикасы Пешекчеләр гильдиясенең еллык җыелышы узды. Гильдиядә катнашучылар, быелгы сынаулар шартларына да карамастан, ирешкән уңышлары турында хисап тоттылар һәм 2021 нче елга амбициоз бурычлар билгеләделәр.

 Җыелышта катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Туризмны  үстерү комитетының туризм индустриясен үстерү бүлеге башлыгы Гүзәл Сәлманова, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова чыгыш ясадылар. Кунаклар кунакчыллык индустриясен үстерүдә яхшы кухняның мөһимлеген билгеләп үттеләр, тармак профессионалларына, алга таба да кунакларны сөендереп, барлык сынауларны да намус белән үтәргә һәм яңа кулинария шедеврлары булдыруда уңышлар теләделәр.

 — Безнең республикада авыл хуҗалыгы һәм фермерлык теләсә кайсы дәрәҗәдәге һәм юнәлештәге теләсә кайсы ресторанның заманча шеф-пешекчеләренең теләсә нинди ихтыяҗын канәгатьләндерә. Без банан һәм кайбер көньяк җиләк-җимешләрен генә читтән кертәбез. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермер һәм авыл хуҗалыгы җирле продукциясен алга этәрү өчен Гильдия пешекчеләре белән актив хезмәттәшлек итүгә әзер. Мин ышанам, 2021 елда уртак проектлар күп булыр әле, - диде Ришат Хәбипов.

 Гильдия гамәлгә куелганнан бирле ул үз сафларына Татарстан Республикасының туклану һәм кунакчыллык индустриясе өлкәсендә иң эре белгечләрне, шулай ук студентларны һәм яшь белгечләрне җәлеп итте. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Пешекчеләр гильдиясендә 115 кеше исәпләнә, 2021 ел ахырына Гильдия кимендә  350  кешене үз сафларына алуны  планлаштыра.

Чара ахырында оешманың Гильдия эшчәнлегендә актив катнашкан иң яхшы әгъзаларына тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды. Шулай ук Татарстан Республикасы Пешекчеләр гильдиясе белән Казан кооператив институты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, килешү моңа кадәр дә булган үзара файдалы партнерлыкны тагын да  ныгытачак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International