ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2021 ел
шимбә

Көз башыннан бирле шәһәребезнең 15 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза, алар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырыла. Узган шимбәдә дә Казанда  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре  узды. Барлык продуктларны республика муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килә.


26
ноябрь, 2021 ел
җомга

Һөнәр берлеге - ул эшчәнлек төрләре  һәм һөнәри мәнфәгатьләре белән бәйле  булган хезмәткәрләрне берләштерә торган иҗтимагый оешма.


25
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

25 - 28 ноябрьдә Истанбулда VII Бөтендөнья хәләл саммиты һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының (ИХО) VIII Halal Expo күргәзмәсе уза. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнаша. Саммитны  Ислам сәүдә үсеше үзәге (ICDT) һәм Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) оештырган.

Аксубай муниципаль районында Аксубай универсаль технологияләр техникумы базасында умартачылык компетенциясе буенча World Skills – «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты уза. Аның ачылышында Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе ДБУ җитәкчесе Марат Миңнебаев, Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов һәм башкалар катнашты.

Яшел Үзән  сөт эшкәртү комбинаты «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсының федераль этабында «Сыйфат тәме» призын алды. Аның нәтиҗәләре кичә конкурсның рәсми сайтында басылып чыкты. Исегезгә төшерәбез, Татарстаннан финалга 156 дәгъвачы чыккан иде.  

Агымдагы елда Татарстан Республикасы территориясендә адреслы федераль инвестицион программа (ФАИП) кысаларында сугару комплексының җиде эре объектын реконструкцияләү буенча чаралар башкарыла. Шул исәптән республиканың Апас районындагы Багыш  торак пункты янында сугарулы гидротехник корылманы реконструкцияләү вакытыннан алда төгәлләнде. Шулай ук план срокларыннан шактый алда тагын  дүрт сугару системасы - Әлки, Мамадыш, Балтач һәм «Чаллы-Яшелчә» файдалануга тапшырылды.


24
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Авыл туризмының гидлар мәктәбе – тәҗрибә булу-булмауга карамастан,   агротуризмда үзләрен  күрсәтергә теләүчеләр  өчен масштаблы уку ул. Шулай ук яңа белем алырга  һәм фикердәшләр бергәлегенең  бер  өлеше булырга  теләүчеләр өчен дә.  Белем бирү программасы 26-28 февральдә «Идел» яшьләр үзәгендә узачак.

Билгеле булганча, туфрак - тере организм. Әгәр туфрактан өзлексез файдаланып, аның  үзенә берни дә бирмәсәң, ул тиз көчен югалта һәм үсемлекләрне тукландырудан туктый. Җир  талчыга.  Аны ничек булдырмый калырга? Бу хакта «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.


23
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында 2021 елгы авыл хуҗалыгын микрәисәпкә алу  йомгаклары буенча киңәшмә узды. Чарада шулай ук Федераль дәүләт статистикасы хезмәте җитәкчесе урынбасары Дмитрий Кенчадзе, Татарстан  Республикасының  Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров, Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина, Росстатның Авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә табигать мохите статистикасы  идарәсе башлыгы Наталья Шашлова катнашты. Киңәшмә эшендә Росстат  Үзәк аппаратының идарә башлыклары, вәкилләре, Россия  Федерациясенең барлык  субъектларыннан территориаль органнары хезмәткәрләре, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


22
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов видеоконференцэлемтә режимында «Урып-җыюның барышы һәм 2022 елга чәчү мәйданнарын фаразлау турында» киңәшмәдә катнаштылар. Киңәшмәне  Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International