Яшьләр эшләре министрлыгы 8 апрельдә яшь белгечләргә, яшь гаиләләргә
тышкы санкция басымы шартларында гамәлдә булган программалар һәм
ташламалы шартларда торак сатып алуга дәүләт ярдәме чаралары турында
мәгълүмат бирү максатында #ЖильёМолодымРТ дигән турыдан-туры
трансляция үткәрәчәк.
Турыдан-туры эфир программасында «ДОМ.РФ» АҖенең торак проектлары
(яңа төзелешкә - «Ташламалы ипотека», сатып алуга һәм рефинанслауга
-«Гаилә ипотекасы», «Авыл ипотекасы») турында, «Яшь гаиләләрне торак
белән тәэмин итү» программасы буенча торак шартларын яхшыртуга - яшь
гаиләләр өчен торак бәясеннән 35% күләмендә дәүләт субсидияләре бирү
турында, Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының ташламалы
ипотекасы шартларында «Яшь гаилә» программасында катнашу шартлары
турында мәгълүмат биреләчәк.
#ЖильёМолодымРТ дигән туры эфир YouTube мәйданчыгында 17.45
сәгатьтә үткәрелә. Тоташу өчен сылтама (YouTube платформасында):
https://www.youtube.com/c/МинистерствоПоДеламМолодежиРТ
Туры эфирда катнашу мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүмат алу өчен
телефон: 8 (843) 222-92-06 Шәрифуллин Ирек Эльвир улы – дәүләт
программаларын гамәлгә ашыру һәм үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе.