Бүген Татарстанның барлык районнарыннан соя үстерүчеләр Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) базасында әлеге культураны үстерү буенча семинарда очраштылар. Ул Идел буе федераль округының Соя Берлеге белән партнерлыкта оештырылды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Идел буе федераль округының Соя Берлеге рәисе Олег Михеенко, соя үстерүче хуҗалыкларның баш агрономнары катнашты.
Соя терлекчелек белән алга киткән төбәкләр өчен перспективалы экспорт юнәлешендәге культура санала. Соңгы елларда Россия Федерациясе буенча бу культураны чәчү мәйданнарының тотрыклы артуы күзәтелә, шуңа бәйле рәвештә, бүгенге әлеге культураның селекциясе һәм орлыкчылык мәсьәләсе кискен тора.
Министр урынбасары республикада соя җитештерүнең төп тенденцияләре турында сөйләде.
“!Соя – безнең өчен перспективалы культура, чөнки ул сөт терлекчелегендә рацион төзегәндә мөһим компонент булып тора. Татарстан бу юнәлешне үстерергә исәп тота. Сөт җитештерүдә продуктивлыкны арттыру сыйфатлы, баланслы терлек азыгыннан башка мөмкин түгел. Соядан бушаган җирдә алмашка хуҗалыгы культураларын үстерү дә бик отышлы”, - дип билгеләп үтте Дмитрий Яшин.
2021 ел йомгаклары буенча, Татарстан Республикасында соя 11 муниципаль районда 4,9 мең га мәйданда игелде, орлыкларның тулаем җыемы 6,6 мең тонна тәшкил итте (эшкәртүдән соң авырлык), уртача уңдырышлылык - 13,5 ц/га. Чәчүлек мәйданнары структурасы буенча 2022 елга соя үстерү мәйданын арттыру планлаштырыла.