Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында хәбәр итә

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы   Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2024 елның 5 апрелендәге    203 номерлы карары нигезендә 2024 елның 22 апреленнән 12 маена кадәр республикада янгынга каршы махсус режим урнаштырылуы  турында  хәбәр итә.  

Әлеге карар нигезендә, урман янгыннары һәм башка ландшафт (табигый) янгыннар куркынычы булган торак пунктларда, урман янгыннары куркынычы булган коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектларында коры үлән һәм чүп-чар яндыруга, шулай ук ачык утта (учакларда, мангалларда, табаларда, ризыкны җылы эшкәртү өчен булган башка җайланмаларда) ризык әзерләүгә, хәвефлелеге 1 - 3   класслы пиротехник әйберләр куллануга тулы тыю кертелде.

Җир кишәрлекләре милекчеләре чүп-чарны, коры үсемлек калдыкларын  һәм чаптырылган үләнне вакытында җыеп алырга  тиеш.

Янгынга  каршы  махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык ике тапкыр арта. Мәсәлән, гражданнар өчен штрафлар – 10 меңнән алып  20 мең сумга  кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 30 меңнән 60 мең сумга  кадәр, ә юридик затлар өчен  400 мең сумнан  алып 800 мең сумга  кадәр була.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International