Коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренә “Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы һәм бәяләр билгеләү идарәсе” дәүләт автоном учреждениесендә (ГАУ "УГЭЦ РТ") экспертиза узу буенча мәгълүмат

2024 елның 19 апреле, җомга

Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2023 елның 6 маендагы 574 номерлы карары белән расланган Тәртип нигезендә төзелеш, капиталь ремонт, хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең тарату челтәрләреннән тыш) яисә каты  калдыклар  җыю һәм чыгару мәйданчыкларын реконструкцияләүгә бәйле чыгымнар өлешен финанс белән тәэмин итүгә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2022 елның 7 маендагы   424 номерлы карары белән расланган Тәртип нигезендә аларның территориясендәге эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнар  өлешен каплауга эшләрнең смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерү өлешендә проект документациясен экспертизага җибәрү өчен  СНТ исемлеген булдыру  максатларында,   югарыда күрсәтелгән программаларда катнашу турындагы белешмәләрне, эшләрнең смета бәясен күрсәтеп, СНТ урнашкан муниципаль районның Башкарма комитетына яисә Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлегенә  тапшырырга кирәк. 

Белешмәләр бирү турында тулырак мәгълүматны түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин:  Казан шәһәре, Федосеев  ур., 36 нчы йорт, 313 нче каб., тел. (843) 221 76 87.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International