Мөслим районында «Терлекчелектә инновацион үсеш – югары продуктивлыкка һәм сыйфатлы продукциягә юл» темасына зона семинар-киңәшмәләре башланды

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Мөслим муниципаль районында булды, анда ул «Цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. 

Анда шулай ук министр урынбасары Гелүс Баязитов, Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин,  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, авыл җирлекләре  башлыклары, районның баш ветеринария табибы, инвестиция компанияләре җитәкчеләре, хуҗалыклар  җитәкчеләре һәм зоотехниклары катнашты.

 “Гадәттәгечә,  язын һәм көзен зона семинар-киңәшмәләре үткәрәбез, аларда терлекчелек тармакларын үстерүгә йомгаклар ясыйбыз һәм бүгенге көннең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышабыз”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Язгы кыр эшләренә республикада барлык районнар  диярлек кереште. Бүгенге көндә 16 процент мәйданда тукландыру үткәрелгән, сайлап алынган  җирләрдә  1 процент кына әле  тырмалаган. 3 районда 280 гектар мәйданда язгы чәчүгә керештеләр, болар - Аксубай, Чүпрәле һәм Яңа Чишмә районнары.

Ул шулай ук терлекләрнең баш санын тотрыкландырырга һәм алга таба кимүгә юл куймаска кирәклеген билгеләп үтте. Шуңа күрә республикада терлекләрнең баш санын торгызу буенча үсеш нокталарын билгеләргә кирәк. Һәм сыерларны аерым  контрольгә алырга. 

Бүгенге көндә республиканың 187 хуҗалыгы цифрлы системалар белән эшли, аларда 166 мең баш сыер тупланган, бу авыл хуҗалыгы оешмаларындагы сыерларның 78%ын тәшкил итә. Сөтнең 82%ын   шул  хуҗалыклардагы  сыерлар  бирә.  

Аннары нотык белән Гелүс Баязитов чыгыш ясады, ул,  433 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган елга карата 8%ка күбрәк, дип билгеләп  үтте.    Сөт җитештерү күләмнәре буенча төбәкләр рейтингында республика 1 нче урында. Бер сыердан  тәүлеклек уртача савым - 22,5 кг, бу  2023 елга карата   1,5 кг күбрәк, 101 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән.

1 апрельгә эре мөгезле эре терлекләр, кош-кортлар, сарык һәм кәҗәләр саны узган елгы дәрәҗәгә кадәр кимегән.  Шул ук вакытта дуңгызлар һәм атлар саны буенча уңай динамика күзәтелә,  үсеш - 1%.

Сыерлар саны  күпчелек районнарда узган елгы дәрәҗәдә яки савым сыерлары арткан районнар  да  бар.   

Сарык һәм атчылык продукциясенә ихтыяҗ елдан-ел  арта. Бу юнәлештә фермер хуҗалыкларын  үстерүне кызыксындыру өчен агымдагы елдан башлап   «Агростартап» грант ярдәме программасына яңа эш башлаучы фермерлар өчен үзгәрешләр кертелде. “Бу 2 юнәлеш хәзер өстенлекле юнәлешләр, баллар сөт терлекчелегенә кебек исәпләнә.  Хәзер карар Татарстан  Республикасы  Министрлар Кабинетында килештерүдә, сайлап алу апрель ахырында игълан ителәчәк. Әлеге программага фермерларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итүне сорыйм”, - дип билгеләп үтте Гелүс Баязитов.  

Тукай, Түбән Кама һәм Актаныш муниципаль районнары территориясендә республикада иң эре кош ите җитештерүче Чаллы-Бройлер үзенең җитештерү эшчәнлеген алып бара, аның җитештерү эшчәнлегенә  республиканың күп җитештерү күрсәткечләре бәйле.

“Күп өлкәләрдә һәм республикаларда кош гриппы буенча хәтәр вәзгыять булганлыктан,  кошчылык тармагы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында аерым контрольдә тора”, - дип ассызыклады ул.

Терлекчелек тармагын алга таба үстерүнең мөһим инструментларыннан  берсе - сакчыл җитештерү кертү, ул нинди дә булса өстәмә зур инвестицияләрсез генә предприятиенең нәтиҗәлелеген  арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Семинар ахырында терлекчелек тармагындагы  алдынгы хезмәткәрләрне  бүләкләделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International