Авыл хуҗалыгы министрлыгының оперштабында чәчү кампаниясенең барышы һәм язгы ташу шартларында АПК эшчәнлеге турында фикер алыштылар

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында оператив штабның чираттагы утырышы узды, анда сезонлы кыр эшләренең барышы, аграрийларга дәүләт ярдәмен җиткерү мәсьәләләре, шулай ук язгы  су  ташуларыннан илнең зыян күргән   төбәкләрендә агросәнәгать комплексының алга таба эшчәнлеге каралды.   Анда федераль ведомстволар вәкилләре һәм агросәнәгать комплексының төбәк идарә органнары җитәкчеләре катнашты, чараны авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев үткәрде.

Хәзерге вакытта Оренбург өлкәсендә - федераль масштабтагы, ә Курган һәм Төмән өлкәләрендә, шулай ук Алтай краенда төбәк дәрәҗәсендәге гадәттән тыш хәл режимы. Самара өлкәсе дә потенциаль хәтәр зонада.  Вәзгыятьнең торышын  махсус төзелгән   Комиссия, шулай ук аерым ведомствоара штаб тикшереп тора. Дмитрий Патрушев Авыл хуҗалыгы министрлыгының ике структура эшендә дә катнашуын билгеләп үтте.    

Министр ассызыклавынча, бүгенге көндә әлеге субъектларда оешмалар эшчәнлеге бозылмаган диярлек. АПКның алга таба өзлексез эшләве өчен вәзгыятьне мониторинглауны, мәгълүмат белән оператив алмашуны һәм аграрийлар белән турыдан-туры эшләүне дәвам итәргә кирәк. Язгы кыр эшләрен сыйфатлы башкару өчен су басу нәтиҗәләрен тиз арада бетерергә  кирәк. Дмитрий Патрушев төбәк вәкилләрен аграрийларның матди-техник ресурслар белән тәэмин ителешен тикшереп торырга кушты. Аерым алганда, Орскида нефть эшкәртү заводының эше туктатылган, Шуңа күрә Оренбург өлкәсендә ягулыкның булуын контрольдә тотарга кирәк. Төбәкләрнең хакимият органнары, кирәк булса,  авыл хуҗалыгы хайваннарын вакытлыча тоту өчен оператив  рәвештә урыннар  оештырырга һәм су баскан  зоналарда биологик иминлек булуны күзәтеп торырга  тиеш. Су киткәч, вәзгыятьне кабат бәяләп, дезинфекцияләүне  үткәрергә кирәк. 

Тулаем ил буенча чәчү кампаниясе барышы турында сөйләгәндә, Министр,    хәзерге вакытта көзге культураларны тукландыру 13,2 млн га мәйданда үткәрелгән. Язгы чәчү кызып бара, аның мәйданы 5 миллионга якынлаша. Темплар узган ел белән чагыштырганда беркадәр югарырак. 

Оперштабта шулай ук аграрийларга дәүләт ярдәмен җиткерү мәсьәләләре каралды. Министр искәртүенчә, 2022 елдан аларның чыгымнарын аванслау мөмкинлеге каралган, бу чәчү чорында аеруча мөһим. Субъектларга акчалар  2023 елның декабрендә үк җиткерелгән инде. Төбәкләргә барысы 128 млрд сумнан артык акча каралган, шуның 50 млрд сумга якыны «берләштерелгән» субсидиягә бүленгән. Субъектлар 1 апрельгә кадәр әлеге юнәлеш буенча лимитның кимендә яртысын  җиткерергә тиеш иде - хәзергә 52% үзләштерелгән. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International