Казан дәүләт энергетика университетында Ачык ишекләр көне узачак

2024 елның 19 апреле, җомга

Казан дәүләт энергетика университеты булачак абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре өчен 20 апрельдә үз ишекләрен ача.

Программада – КДЭУ  студентлар берләшмәләренең һәм оешмаларының  презентациясе, шулай ук «Киләчәк тикшеренүчеләр - фәннең киләчәге» Төбәкара олимпиадасында  катнашкан укучыларны  һәм 5-14 яшьлек балалар арасында «Энергияне сак тоту һәм энергетика» иҗади эшләр конкурсы призерларын бүләкләү каралган.

Игътибар - иң кызыгы! 
Кунаклар КДЭУ буенча үзләрен кызыксындырган экскурсия маршрутын алдан ук сайлый алалар.  
Шәһәр энергетикасы һәм технологияләр.
Сезгә җылылык һәм электр энергиясе җитештерелә торган дөньяга керү мөмкинлеге ачыла.
2. IT, роботлаштыру һәм цифрлаштыру.
Хәзерге дөньяны мәгълүмати технологияләрдән, роботлаштырудан һәм цифрлаштырудан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Алар безнең тормышыбызны үзгәртәләр һәм яңа мөмкинлекләр, киңлекләр ачалар.    
3. Бизнес, маркетинг, PR. 
Бизнес, маркетинг һәм PR компанияләргә финанс хәлен яхшыртырга, конкурентлар арасында аерылып торырга һәм базарда уңышларга ирешергә ярдәм итә.
4. Табигать энергетикасы һәм материаллар.
Дөнья экологларсыз яши алмый, чөнки аларның эше табигать байлыкларын саклауга һәм экологик иминлекне  тәэмин итүгә юнәлдерелгән. 
Теләге булган һәркем КДЭУга керү һәм югары уку йортына керергә әзерләнү  мәсьәләләре буенча консультация ала алачак. Чит шәһәрләрдән килүче   кунаклар өчен студентлар тулай торагын барып  карау мөмкинлеге  булачак.   
Без Сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез: Казан шәһәре, Красносельский урамы, 51 йорт, «В» корпусы.
КДЭУда Ачык ишекләр көне маршрутларына һәм чараларына теркәлү  катгый  рәвештә https://olimpkgeu.ru/dodkgeu сылтамасы  буенча башкарыла.  
Белешмә өчен телефоннар: (843) 519-42-42, 519-42-23
КДЭУга керүнең барлык мәсьәләләре буенча тулы мәгълүматны Кабул итү комиссиясенең рәсми сайтында белергә мөмкин:  https://postupi.kgeu.ru/
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International