Узган ялларда Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясенең балалар Кубогына ярышлар узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың агросәнәгать комплексында цифрлы технологияләр кертү турында сөйләде.
2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен 460 млн доллардан артык суммага экспортлаган, бу 2020 елга караганда 1,6 тапкырга күбрәк.
Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтында Беренче студентлар мәйданын ачу тантанасы узды. Ул студентларның идеяләрен һәм инициативаларын җәлеп итү үзәге булып хезмәт итәчәк, алар анда үз талантларын үстерә һәм проектларын гамәлгә ашыра алачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елгы премияләрен бирү турында»гы күрсәтмәсе белән техник фәннәр докторы, профессор, «Казан дәүләт аграр университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең фәнни эш һәм цифрлы трансформация буенча беренче проректоры Булат Җиһаншин һәм «Агромакс» фәнни-җитештерү предприятиесе” ҖЧҖ директоры Александр Фокин бүләкләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә сөт-чимал һәм сөт продукциясе базарындагы вәзгыятьне тотрыкландыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Очрашуда шулай ук министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
3 февральдән 7 февральгә кадәр Мәскәүдә «Экспоцентр» үзәк күргәзмә комплексы базасында «Продэкспо» - Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң эре халыкара азык-төлек һәм эчемлекләр күргәзмәсе узачак, ул 73 илдән 2660тан артык катнашучыны җыячак.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты 2024 елда HoReCa сегментындагы эшенә йомгаклар ясады. Предприятиенең үз аналитика хезмәте белешмәләре буенча, Татарстанның кунакчыллык индустриясен продукция белән тәэмин итү күләме 22%ка арткан. Шул ук вакытта үз эшендә комбинат продуктларын куллана торган оешмалар саны да арткан – 32дән 88 сәүдә ноктасына җиткән. Үсеш 63% тәшкил итә.
Мәскәүдә сөт индустриясе лидерларының Икенче форумы — сөт тармагында ел саен үткәрелә торган вакыйга узды, ул компанияләрнең, профильле министрлыкларның һәм ведомстволарның 500дән артык җитәкчеләрен һәм милекчеләрен, Россия төбәкләренең АПК идарә органнары вәкилләрен һәм тармакның потенциаль инвесторларын берләштерә.
2024 ел йомгаклары буенча Татарстанның сөт сәнәгате югары нәтиҗәләр күрсәтте. Татарстан тарихында беренче мәртәбә бер сыердан савым 8 274 килограммга җитте, бу исә чимал сөтен җитештерү күләмен 2 миллион 281 мең тоннадан арттырып җибәрергә ярдәм итте, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында - 1 млн 559,5 мең тонна, КФХларда - 205,8 мең тонна, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда - 515,8 мең тонна.