Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар башлыклары һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Марат Җәббаров, киңәшмәне ачып, игътибарны язгы кыр эшләренең активлашкан чорына һәм күзәтелгән кырауларга бәйле чәчүлекләрне оператив карап чыгу кирәклегенә юнәлтте.
"Күргәнебезчә, узган ике көндә кыраулар күзәтелә, һава температурасының түбәнәюе, узган ел белән чагыштырганда, бик үк куркыныч түгел, -3 градуска кадәр (2023 елда - -13...-15, 2024 елда -7...-8 градус булган иде). Кырларны карап чыгып, кыраулардан зыян күргән чәчүлекләрне ачыклавыгызны сорыйм, андыйлар булса, игенчелек бүлегенә оператив рәвештә хәбәр итәргә кирәк", - диде министр.
Игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков язгы кыр эшләренең барышы, 2025 елда әче туфракны мелиорацияләү һәм известьлау планнары, шулай ук булачак уңыш өчен минераль ашламалар туплау турында сөйләде. Сыек ашламаларга күчү мәсьәләсе аерым күтәрелде, аларның өлеше әлегә гомуми күләмнең 5%ын гына тәшкил итә, максатчан күрсәткеч - 30%.
Министр урынбасары Рафаэль Фәттахов терлек азыгы җыю техникасын алдагы кампаниягә әзерләү, авыл хуҗалыгы җитештерүендә хезмәтне саклауны оештыру һәм язгы кыр эшләрендә авыл хуҗалыгы техникасы кауәтеннән файдалану турында мәгълүмат бирде. Нефть компанияләре кыр эшләрен башкару өчен ташламалы шартларда 140 мең тонна дизель ягулыгы биргәннәр.
«12 майдан 16 майга кадәр азык җыю техникасын һәм азыксаклагычларны комиссия кабул итүе планлаштырыла. Шул вакытка техника ремонтланып беткән булырга һәм механизаторлар белән комплектланырга, азыксаклагычлар файдаланырлык хәлгә китерелергә тиеш. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларыннан, Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе инспекторларыннан һәм «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» белгечләреннән комиссия эшләрендә шәхсән катнашуларын сорыйм», - диде Марат Җәббаров.
Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов сөт терлекчелегендәге агымдагы вәзгыять һәм терлек азыгы әзерләү планнары турында сөйләде.
«28 апрельгә республика буенча тулаем савым 5146 тонна тәшкил итә, 2024 елга карата 281 тоннага күбрәк яисә 106%. Тәүлеклек уртача савым 24,5 кг, 2024 елга карата 1,8 кг артык яисә плюс 8%. Шуңа да карамастан, үсеш резервлары әле бар әле. Агымдагы елда тулаем республика буенча терлекләрне туклыклы рационнар белән тәэмин итү өчен безгә 3 млн.274 мең тоннадан артык сенаж, 3 млн.742 мең тонна силос, 327 мең тонна печән әзерләргә кирәк, бу шартлыча бер башка уртача 40 центнер тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Сирень Нигъмәтҗанов.
Азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Валентин Спичков җиде ярминкә атнасына йомгаклар ясады һәм көзге ярминкәләр уздыру буенча тәкъдимнәр кертте.
“Ярминкә буенча 7 атна йомгаклары буенча 461 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Муниципалитет, шәһәр һәм районнардагы коллегаларыбызга, шулай ук авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләребезгә уртак һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм», - диде министр.
КДАУ ректоры Илшат Нуриев һәм кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Гүзәл Фәссахова 2025 елга максатчан укуга кабул итү турында сөйләделәр һәм проблемалы мәсьәләләрне билгеләделәр.
«РИВЦ» АҖ генераль директоры урынбасары Илназ Сәгъдиев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКның дәүләт мәгълүмат системасында белешмәләр җыюның яңа системасына күчү һәм федераль мәгълүмат системалары белән хезмәттәшлек турында сөйләде.