Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең һөнәр берлеге биш еллык эшләренә йомгаклар ясады

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды. Чарада Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисе Наталья Агапова, Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Татьяна Васильева һәм «Чаллы-Бройлер» берләштерелгән башлангыч һөнәр берлеге оешмасы рәисе Алсу Гайнетдинова катнашты.

Татарстан Республикасы һөнәр берлеге оешмасы эше турындагы хисап нотыгында Фәридә Гарифуллина, социаль партнерлык, күмәк килешүләр төзү һәм аларны үтәү, хезмәт өчен түләү, хезмәтне саклау, хокукый яклау өлкәсендәге хезмәт законнары үтәлешенә һөнәр берлеге контролен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтеп, соңгы биш елда башкарылган эшләрнең төп юнәлешләренә тукталды.

Татарстан Республикасы һөнәр берлеге башлыгы делегатларның игътибарын оешканлыкны ныгытуга, яңа һөнәр берлеге оешмалары булдыруга юнәлтте. Соңгы 2 елда агросәнәгать комплексында хезмәт хакының үсеш темплары республикадагы уртача күрсәткечләрне узып киткән. Ул һөнәр берлеге оешмасы составына керүче оешмаларда хисап чорында хезмәткәрләрнең хезмәт хакы дәрәҗәсе динамикасын җентекләп анализлады.

Фәридә Гарифуллина һөнәр берлеге карамагында булган кайбер мәсьәләләргә тукталды, болар - консультация һәм аңлату эшләре, күмәк шартнамәләргә экспертиза үткәрү, шулай ук эш бирүчеләр тарафыннан хезмәткәрләрнең хезмәт хокуклары үтәлүенә тикшерүләр уздыру һәм башкалар. Хезмәт стажы буенча мөрәҗәгатьләргә һәм вакытыннан алда пенсиягә чыгу шартларына аерым игътибар бирде.

Аннары делегатлар контроль-ревизия комиссиясе үз нотыгында һөнәр берлеге оешмасының финанс эшчәнлегенә җентекле анализ ясады һәм аның буенча фикер алыштылар.

“Шунысы сөендерә, бүген республиканың һөнәр берлеге оешмасы 166 башлангыч һөнәр берлеге оешмасын берләштерә, барлык әгъзалар саны 22 111 кешегә җиткән. Агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләүчеләрнең 83,9%ы һөнәр берлеге әгъзасы. Бу эшчеләрнең һөнәр берлеге хәрәкәтенә һәм аларның хокукларын яклауда аның роленә ышанычын күрсәтә. 2020-2025 елларда 18 һөнәр берлеге оешмасы барлыкка килде, алардагы яңа әгъзалар саны 1 087 кеше исәпләнә”, - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.

Министрның беренче урынбасары әйтүенчә, кадрлар белән тәэмин ителеш тармакның нәтиҗәле үсешенең нигезен тәшкил итә. Вәзгыять элеккечә үк кискен кала. Төп белгечлекләр буенча комплектланыш дәрәҗәсе 78%тан 94%ка кадәр, эшче һөнәрләр буенча 2 меңнән артык вакантлы эш урыннары бар.

Әлеге проблеманы хәл итү өчен федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә дә кардиналь чаралар күрелә. Агымдагы елдан «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына керә торган «АПКда кадрлар» федераль проекты эшли башлады, аның буенча алдагы 3 елга, федераль һәм республика акчаларын исәпкә алып, 3 млрд сумнан артык финанслау лимитлары каралган инде.

Ленар Гарипов «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына аерым игътибар бирде. Узган 5 елда 813 гаиләнең торак шартлары яхшыртылган, 16 млрд сумнан артык ташламалы ипотека кредитлары бирелгән, авыл территорияләрен төзекләндерү буенча 1334 проект гамәлгә ашырылган. Бу максатларга 15,6 млрд сум акча бирелгән. Агымдагы елда әлеге эшләр дәвам иттереләчәк, аларга 4 млрд сумнан артыграк акча каралган, - дип билгеләп үтте ул.

Конференция эше йомгаклары буенча һөнәр берлеге оешмасы рәисе итеп бертавыштан Фәридә Гарифуллина яңа срокка сайланды. 

Конференция азагында рәис һөнәр берлекләре активистларына уңышлары өчен лаеклы бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International