Җиңү юбилее алдыннан Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Зеленодольск, Чистай һәм Буадан 16 фронтовикка даими ярдәм күрсәтеп тору турында карар кабул итте. Комбинат Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәркайсы ай саен түләүсез нигездә 10 килограммга якын сөт продукты алачак. Җыелмалар составына сөт, кефир, ряженка, эремчек, атланмай һәм башка продукция керәчәк.
“Без мондый ярдәм турындагы карарны геройларга зур ихтирам һәм рәхмәт белдерү йөзеннән кабул иттек. Без ветераннарыбыз белән горурланабыз. Аларның барысы да диярлек күп орден һәм медальләргә ия, аларның күбесе Җиңү көненә кадәр фронтта сугышкан. Безнең ярдәм – безгә тынычлык һәм ирек бүләк иткән кешеләргә карата булган зур хөрмәтнең бер өлеше генә ул”, – дип сөйләделәр «ЗМК» АҖендә.
Ветераннар арасында - Анастасия Егоровна Архипова, аңа быел 106 яшь тула. Фронтта ул телефонистка, разведчица була һәм аэростатларны җибәрергә әзерләүче булган. Җиңү көнен Румыниядә каршылый. Нәкыйп Мөбарәкшин улы Хәйруллинга 101 яшь – сугышка киткәндә аңа 19 яшь тә тулмаган була әле. Минометчылар взводы белән командалык итә - аның командалыгындагы солдатлар Берлинны штурмлыйлар. Ә 98 яшьлек Котдус Гариф улы Мөлеков Латвия, Литва һәм Эстонияне азат итү өчен сугышларда катнашкан.
“Бу бик яхшы, мактаулы эш. Мин әтигә безнең җирле комбинатның аңа шундый ярдәм күрсәтәчәге турында сөйләгәч, ул бу хәбәрне бик сөенеп кабул итте. Үзләренә карата шундый игътибарның булуына шатланды һәм горурлык хисләре кичерде, хәтта кәефе күтәрелеп китте. Ул Җиңү көнен ел саен аеруча дулкынланып көтә, һәм без, аның кызлары, әлбәттә, аңа шулай ук гел ярдәм итеп, аны кайгыртып торабыз”, - дип уртаклашты фронтовик Әхәт Тәхият улы Латыйповның кызы Эльмира Енгалычева.