Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының юбиляр-ветераннары Рәшит Шәяхмәтов, Габделбари Садыйков һәм Фоат Яппаровны котладылар.
Хөрмәтле ветераныбыз Рәшит Шәяхмәтов быел үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Хезмәт эшчәнлеге барышында ул төрле вазыйфаларда эшләп, баш зоотехник-селекционер, аннары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазыйфасына кадәр күтәрелгән. Шулай ук Биектау районы хакимияте башлыгы вазыйфасын биләгән, ә 2000-2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының II чакырылыш депутаты булып сайланган. Рәшит Шәяхмәтов Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә һәм башка бик күп бүләкләргә ия.
Олы хөрмәткә лаек ветераныбыз Габделбари Садыйков 90 яшьлек юбилеен каршылый. Ул күп еллар нәтиҗәле хезмәте белән Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Габделбари Садыйковка Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде. Үз вакытында Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары, шулай ук "Нива Татарстана" фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры урынбасары - "Кукуруз" фәнни-җитештерү системасы җитәкчесе вазыйфаларында эшләп, ул шулай ук Татарстан Республикасының агросәнәгать тармагында икътисадның алга китүенә гаять зур өлеш кертә.
Тагын бер хөрмәтле аграрник-ветераныбыз, техник фәннәр кандидаты, рационализатор һәм уйлап табучы Фоат Яппаров илебезнең авыл хуҗалыгы машина төзелешен үстерүгә, республика һәм илнең агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен инженер-техник яктан тәэмин итүгә, эш процессын нәтиҗәле оештыру өлкәсендә булган иң яхшы традицияләрне саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертте, шулай ук ул Казан авыл хуҗалыгы институтында (хәзер - КДАУ) агросәнәгать комплексы өчен югары квалификацияле инженер-механиклар һәм АПК тармаклары өчен заман таләпләренә туры килерлек җитәкчеләр әзерләүдә үзеннән зур өлеш керткән шәхес.
Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүләре, югары дәрәҗәдә профессиональлек күрсәткәннәре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Рәшит Шәяхмәтовка, Габделбари Садыйковка һәм Фоат Яппаровка «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе тапшырылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән аларны министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов котлады һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Юбилярларны котлауда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар Советы Президиумы әгъзасы Разил Сәетов, Наил Сабиров, Татьяна Ефремова, Валерий Юнысов һәм Нәгыйм Мортазин катнаштылар.