Узган ялларда Татарстан Республикасында соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда 12 мәйданчыкта, Чаллыда 2 мәйданчыкта, Зеленодольск районында 2 мәйданчыкта, Түбән Камада 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта узды. Шәһәрлеләр Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән ит, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмаларны һәм фермерларның башка продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып ала алдылар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Казандагы ярминкәләрнең эшен бәяләде. Ул сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, халыкның теләкләрен тыңлады.
"Барлык авыл халкына, холдингларга, инвесторларга, шәһәр һәм район муниципалитетларына ярминкәләрне оештыруда үзләреннән зур өлеш керткәннәре һәм ярминкәләрне югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүгеннән үк көзге ярминкәләргә әзерлек башлана, халыкның тәкъдимнәре һәм теләкләре өйрәнелә", - диде Ленар Гарипов.
Шәһәрлеләр фермерларга авыр хезмәтләре һәм сыйфатлы, натураль продуктлар сатып алу мөмкинлеген тудырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.
7 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 461,5 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 664 тонна яшелчә, шул исәптән 376,8 тонна бәрәңге; 135,8 тонна үлчәүле сөт; 212,1 тонна шикәр; 1 млн 189 мең данә тавык йомыркасы; 544,3 тонна ит, шул исәптән 275,7 тонна сыер ите. Ярминкәләр уздыру өчен 5 489 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Үз продукциясен ел дәвамында сатарга теләүче фермерлар өчен 8 мәйданчык эшли, шул исәптән Казан шәһәрендә 6 мәйданчык (Агропаркта, Липатов, Лаврентьев, Дементьев, Гудованцев/Беломорская, Революционная урамнарында) һәм Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчык (”Төзүче” стадионы һәм Ипподром). Шундый ихтыяҗы булган авыл кешеләре тулырак аңлатмалар алу өчен Министрлыкка мөрәҗәгать итә алалар.
Чараларның төп максаты - кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.