Марат Җәббаров Федераль токсикологик, радиацион һәм биологик иминлек үзәгенең директорын тәкъдим итте

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Федераль токсикологик, радиацион һәм биологик иминлек үзәгендә булды һәм учреждение директоры белән таныштырды. Ул - ветеринария фәннәре докторы, профессор Данил Наил улы Мингалиев, аның кандидатурасы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан расланган. 2023 елдан Данил Наил улы директор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы булып торган.

Тантаналы чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Мария Новикова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов катнашты.

Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы, илнең әйдәп баручы аграр төбәкләренең берсе буларак, алдынгы биопрепаратлар һәм диагностика системалары кертүгә мохтаҗ, дип билгеләп үтте. Ул республика Хөкүмәтенең әлеге Үзәк коллективына һәм шәхсән Данил Мингалиевка агросәнәгать секторы өчен инновацион чишелешләр эшләү һәм аларны гамәлгә кертү мәсьәләләрендә зур өметләр баглавын ассызыклап узды.

“Чыннан да, бу стратегик учреждение һәм без аның эш нәтиҗәләрен республика чикләреннән тыш та күрәбез. Учреждениенең фәнни җитештерү өлешендә зур мөмкинлекләре бар, биредә химик препаратлар эшләнә һәм төбәк бу мәсьәләдә ярдәмгә мохтаҗ. Шулай ук без аның продуктив файдалану үзәге, клиник һәм клиникага кадәр тикшеренүләр үткәрү үзәге бурычларын гамәлгә ашыруда катнашу мөмкинлекләре булуын күрәбез. Бу бик кирәкле юнәлеш”, - дип ассызыклады Мария Новикова.

«ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУ республика ветеринария хезмәтенең ышанычлы партнеры булып тора. Ышанам ки, Данил Наил улы җитәкчелегендә Үзәк биопрепаратлар булдыруга, хайваннар авыруларын профилактикалау һәм дәвалау стратегияләрен эшләүгә юнәлдерелгән нигезле һәм гамәли фәнни тикшеренүләр үткәрүне дәвам итәчәк», - дип белдерде Марат Җәббаров. Ул шулай ук учреждениегә куелган максатларга ирешүдә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерде.

Үзәк дару препаратлары эшләп, авыл хуҗалыгы хайваннары авыруларын диагностикалау һәм профилактикалау белән терлекчелек продукциясенең иминлеген тәэмин итүдә һәм сыйфатын күтәрүдә мөһим роль уйный. Республика җитәкчелеге яңа директор белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә һәм төбәк агросәнәгать комплексына ярдәм итүдә Үзәк роленең тагын да ныгуына өметләнә.

«ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУнең заманча лаборатория базасы һәм югары класслы фәнни персоналы бар, шул исәптән 15тән артык фән докторы һәм 75тән артык фән кандидаты. Учреждение эшчәнлеге территорияләрне радиоактив зарарланудан яклауга, санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итүгә һәм эпизоотик вәзгыять проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

Данил Мингалиев директор вазыйфаларын үтәүгә рәсми раслану вакытыннан кереште һәм тикшеренү үзәген модернизацияләү һәм технологик яңарту планнарын тормышка ашыруга зур өлеш кертергә әзер. Үз чыгышында ул Үзәкнең 2030 елга кадәр үсеш перспективаларын билгеләде.

Менә аларның кайберләре: «Клиникага кадәр тикшеренүләр үзәген булдыру; Үзәк базасында Ветеринария препаратларын сынау лабораториясен булдыру; III-IV төркем патогенлыктагы патоген биологик агентлар (ПБА) белән эшләү өчен Фәнни-инновацион үзәк булдыру; Үзәк базасында Бруцеллезны өйрәнү лабораториясен булдыру; Үзәк базасында Диагностик тест-системалар җитештерү мәйданчыгын ачу», - дип билгеләп үтте Данил Мингалиев.


 

 


 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International