Кама Тамагы районында фермерларны дәүләт ярдәме программаларында активрак катнашырга өндиләр

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Кама Тамагы муниципаль районында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының конференциясе узды. Чарада Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Газинур Габидуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев, ветеринария хезмәте вәкилләре, фермерлар, районның шәхси хуҗалыклар тотучылары һәм кече хуҗалыкларга ярдәм программаларында катнашырга теләүчеләре катнашты.

«Дәүләт бүген кече хуҗалыкларга йөз тота, чөнки бу ысул авылда эш белән тәэмин итәргә һәм авыл тормыш рәвешен саклап калырга булыша. Фкермерлар - алар үз-үзләрен дә, башкаларны да эш белән тәэмин итә торган кешеләр. Шуңа күрә дәүләт аларга һәрьяклап ярдәм итә», - диде үз чыгышында районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев.

Кама Тамагы районында 35 фермер хуҗалыгы исәпләнә. 2011-2018 елларда район фермерлары тарафыннан 29,7 млн. сумлык 18 грант алынган. Шуннан 9 млн. сумлык 4 грант 2018 елда алынган. 11 гаилә фермсы төзелгән, шуның 8е - «Гаилә фермалары» программасы буенча, 3е - «Яңа эш башлаучы фермер» программасы буенча. Тагын 3 гаилә фермасы төзелә.

Фермер хуҗалыклары 3 мең гектардан артык җир эшкәртәләр.1 мең гектарда бөртекле культуралар үстерәләр, 2 мең гектарда - азык культуралары. Үз терлекләренә җитәрлек азык әзерлиләр, ә артыгын район халкына саталар. КФХларда терлекләр саны, ит һәм сөт җитештерү елдан-ел арта.

2018 ел башына район фермерларында 607 баш эре мөгезле терлек бар иде, шулардан - 202 баш савым сыеры. Ел ахырына терлекләр саны 767 башка җитте(ел башына карата 126%), шул исәптән сыерлар – 312 баш(154%). Ел дәвамында фермерлар 1141 тонна сөт җитештерделәр(узган елга карата 126%) һәм 116 тонна - эре мөгезле терлек ите(149%). 2018 елда тулаем продукция 57 млн. 908 мең сумлык җитештерелгән, шул исәптән үсемлекчелек буенча - 25 млн. 182 мең сумлык һәм терлекчелек буенча - 32 млн. 726 мең сумлык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International