Хезмәт кешеләре: Апас районыннан авыл хуҗалыгы фәннәре докторы

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   үзенең “Хезмәт кешеләре” рубрикасында  көндәлек  хезмәте белән абруй  һәм ихтирам казанган,   үз эшенә бирелгәнлеге,  бай  тәҗрибә  һәм  югары һөнәри осталыгы   белән    танылган  шәхесләр, чын  авыл  хезмәтчәннәре  турында  яза.  

Безнең  рубриканың  бүгенге  герое  – үзен  кукуруз селекциясе мәсьәләләренә  багышлаган  Галиев Гайфетдин Сәлахетдин улы. Ул  1911 елда  Апас районының   Янгелде   авылында  туган.  Россиядә  ачлык елларында  7  балалы    гаилә    авылдан  чыгып китә.  Грозныйда  мәктәпне тәмамлагач,    Гайфетдин Краснодар  шәһәрендә  Селекция  һәм орлыкчылык институтының агрономия  бүлегенә  укырга  керә.  Уку практикасын  үз теләге  белән Казанда тәҗрибә станциясендә  үтә.   Шунда  ук  диплом эшен  дә  яза.    

Әмма  Гайфетдинга  үз туган  якларында  эшләргә язмаган.    Югары  уку йортын  тәмамлагач,  өйләнеп,  ул   Воронеж өлкәсенә  китә  һәм  совхозда  агроном  булып  эшли башлый.  Шул  вакытта  ул  фәнгә  тартыла  башлый.     1936 елдан  ул  Каменно-Степной дәүләт  селекция   станциясендә  кече  фәнни  хезмәткәр  булып  эшли. Бөек  Ватан  сугышы  башлангач,  ул   үз теләге  белән   фронтка китә.

Сугыштан  соң  Галиев    Краснодарга  кайта һәм,  офицер киемен  дә салып  тормыйча,  Кубань тәҗрибә  станциясенең  уңдырышлы  җирләрендә  эшләргә китә.   Анда      кукуруз  селекециясе  бүлеге  мөдире    Иван Кожухов аны   кукуруз  тармагы  белән  таныштыра,  бу  үсемлек  Гайфетдин    Галиевны  тулысынча  үзенә  җәлеп  итә.    Кукуруз генетика  һәм   селекция  өчен  бик  кызыклы  объект була.   Гайфетдин Сәлахетдин  улы  бу  культураның  туган  ягы  - Америкада  берничә  мәртәбә  булып  кайта.  Ул  Европа селекционерлары   ассоциациясе  конгрессында  катнаша.    Кубань тәҗрибә   станциясе   Югославия, Германия, Болгария, Чехословакиянең  кукуруз  институтлары  белән  рәсми  мөнәсәбәтләрдә  була.     Ул   Югославиядә, Франциядә, Болгариядә һәм  Швейцариядә  үз тәҗрибәсе  белән  уртаклаша. 

Германия селекционерлары  белән  бергә «Бекос-215» гибридына  сынаулар  уздырганнан  соң,  бу  сортны  ике  ил кырларында  да  үстерә  башлыйлар.     Башкарылган  мондый  эш өчен  Германия  авыл  хуҗалыгы фәннәре  академиясе    Гайфетдин  Сәлахетдин  улын үзенә  әгъза-корреспондент   итеп  ала. 1971 елда  аңа    Социалистик  Хезмәт Герое  исеме  бирелә.   Ул - авыл  хуҗалыгы  фәннәре  докторы, Бөтенсоюз кукуруз  мәктәбе  директоры,   ВАСХНИЛ акдемигы.   1963 елда  аңа   Ленин  премиясе  бирелә.   1986 елда Дәүләт премиясе   лауреаты  була. 

ВИРның (Бөтенроссия  ресурслар  институты)  Кубань  тәҗрибә   станциясе бинасында академик Галиев Гайфетдин Сәлахетдин улы истәлегенә    мемориаль такта  куелган,  ә аның  исеме  агросәнәгать комплексының  Хезмәт геройлары  китабына кертелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International