Министрлыкта терлекчелек тармагының 2019 елның гыйнвар аендагы эшенә йомгаклар ясадылар

2019 елның 8 феврале, җомга

7 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның  гыйнвар аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде. Киңәшмәдә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ, муниципаль районнарның нәсел хезмәте белгечләре катнашты.

 Нәҗип Хаҗипов үз чыгышында катнашучыларның игътибарын ит һәм сөт мәсьәләләренә юнәлтте. Кышкы чорда сөт җитештерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен төп финанс чыганагы булып тора һәм бу мәсьәлә Министрлыкның даими контролендә тора.

Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан бу елның гыйнвар аенда 106 мең тонна сөт җитештерелгән(узган елга карата 103%) һәм ит - 33,2 мең тонна, (103%). Эре мөгезле терлекләр саны 722,5 мең баштан артык, шул исәптән сыерлар – 241,2 мең баш. 27,5 мең баштан артык бозау туган.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары сыерлар санын узган елга караганда киметкән хуҗалыклар исемлеген атады һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караган республика оешмалары җитәкчеләренең мондый муниципаль районнарга шәхси беркетелүе турында әйтте.

Исегезгә төшерәбез, терлекләр санын саклап калуга республика бюджетында 391 млн сум  субсидия каралган. Бер сыер асраучыларга 2 мең сум бирелә, өч сыер тотучыларга - һәр сыерга өчәр мең сум, дүрт һәм аннан күбрәк тотучыларга - дүртәр мең сум.

Йомгак ясап, Нәҗип Хаҗипов 2019 елның 13-15 февралендә булачак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе турында игълан итте, ул Татарстан Республикасының Лаеш районында «КАЗАНЬ ЭКСПО» халыкаара күргәзмә үзгендә узачак, адресы: Татарстан Республикасы, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, (Күргәзмә) Выставочная ур., 1 йорт(Халыкаар Аэропорт) һәм районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләрен тармакта җитештерү күрсәткечләрен арттыру өчен булган резервларны җентекләп өйрәнергә һәм кулланырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International