Татарстанда 6 августтан 19 августка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак. Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Мостафин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар катнашалар.
10 августта Алексеевск шәһәр тибындагы поселыгының Воскресенский Храмы мәйданында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырыла торган Бөтенроссия Бал муллыгы” фестиваль-ярминкәсе узачак. Чараны “Татарстан умартачылар” төбәк иҗтимагый оешмасы, "ПЧЕЛИЧ" тәэмин итү-сату, эшкәртү буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы һәм Алексеевск муниципаль районы администрациясе оештыра.
Августта яңгырлы көннәр күп көтелә, шуңа күрә республика игенчеләренә урып-җыю эшләрен башкару тактикасын яңадан карарга кирәк булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыюның барышы турында сөйләгәндә әйтте.
Республика кырларында урып-җыю барышының торышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов таныштырды.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты, анда агымдагы елда төбәкләрдә умартачылык буенча барлыкка килгән вәзгыять каралды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов һәм Илдус Габдрахманов, "Татарстан Республикасының Аквакультура һәм умартачылык идарәсе" ДБУ директоры Фәиз Динмөхәммәтов һәм башка җаваплы затлар ктнашты.
Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында министр урынбасары Оксана Лут рәислегендә узган киңәшмәдә әйтелде, анда май индустриясен үстерү мәсьәләләре каралды. Очрашуда катнашучылар Россиянең азык-төлек экспортында әлеге тармак продукциясе төп позицияләрнең берсе булуын билгеләп үттеләр. "АПК продукциясен экспортлау" федераль проекты паспорты нигезендә 2024 елга аны чит илләр базарларына чыгару 8,6 млрд долларга кадәр артачак.
Без һәр атнада, авылда үз эшләрен, гаилә фермаларын ачып, аякларында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе – Чирмешән районыннан Альфред Габшакиров.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматы буенча, Татарстанның Зәй муниципаль районы республикада көзге, шулай ук язгы культуралар уңышы буенча алдынгылар рәтендә.
Соңгы көннәрнең җәй айлары көннәренә хас булмавы игенчеләр эшенә үзгәрешләр кертә, әлбәттә. Табигать четереклегенә карамастан, Спас районында “Мөхәммәтов” КФХында игенчеләр бар куәткә эшләргә тырышалар.
2019 елгы ашлык уңышын вакытында һәм сыйфатлы җыеп алу, игенчелек культурасын үстерү, авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру, механизаторлар арасында ашлык җыю комбайннарының һәм үзйөрешле чапкычларның хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү максатларында Сарман районы Башкарма комитеты урып-җыюда катнашучы механизаторлар арасында конкурс ухздыру турында карар кабул итте. Беренче урын алган механизаторларга 3000 сум күләмендә премия бирелә, икенче урын өчен – 2000 сум, өченче урын өчен – 1000 сум.