Кыр хәбәрләре: Зәй игенчеләре уңдырышлылык буенча алдынгылар рәтендә

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив мәгълүматы  буенча,  Татарстанның  Зәй  муниципаль районы  республикада  көзге,  шулай  ук  язгы  культуралар  уңышы  буенча  алдынгылар  рәтендә.  

Районда  урып-җыю эшләренә  вакытында  тотындылар.  Комбайннар  кырларда  10 көннән артык эшли  инде.   Комбайнчыларның  кәефе  күтәренке.    «Яңгырлар гына  әзрәк  борчып  тора,  алар  урып-җыю кампаниясен  озынайталар», - диләр игенчеләр.

«Яңгырлар  гел явып тормас әле,  аяз  көннәр  дә  килер,  без  барыбер  уңышны  вакытында  җыеп  бетерегә тырышабыз», - дип  сүзгә кушылды   тәрибәле  механизатор Әхнәф Хәмидуллин. Ул  инде  30 елдан  артык  комбайнда эшли. 

Әхнәф Хәмидуллин үзенең  яшь ярдәмчесе  Риназ Закиров    (бөртеклеләрне җыюда  беренче  елы)  һәм  «Нью Холланд», «Класс» комбайннарында  эшләүче  тагын  дүрт   экипаж  белән  «Аксарино» җитештерү  комплексы кырларының  берсендә  103 гектарда көзге  бодай  урып-җыйдылар.     “Сәвәли” җитештерү  комплексының  151 гектарында  урып-җыю төгәлләнгән, биредә  көзге  бодайны  җыюда    Григорий Бутяев катнашты,  ул  авх  тармагында  10 елдан  артык  эшли.       2018  елда  ул,  бөртеклеләр буенча  югары  күрсәткечләргә  ирешеп,   «Иң яхшы   комбайнчы» республика  конкурсында  җиңүче  булды.  Бу  елдан  аңа  яңа «Торум»  унбиш    комбайныннан  берсен    ышанып  тапшырдылар.  

«Бу кырда  җиде  «Торум» эшли. Яңа  техника  әйбәт  инде,  аның  чапкычы  да  киң   – тугыз метр һәм буенкеры  да  күпсыйдырышлы  – сигез  тонна. Ашлыкны  югалтмас өчен  тизлекне арттырмыйбыз, сәгатькә  3  км  тизлек  белән  йөрибез”, - дип, эшнең асылын  аңлап сөйли     Григорий Бутяев.

Районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсендә  хәбәр  итүенчә,  Зәй  районында быел  барлык  чәчүлек  мәйданы   70 мең  гектар  тәшкил  итә,  шуннан  бөртеклеләр  –   40 мең  гектар  чамасы.  Көзге  бодайны    16200 гектарда  җыярга  кирәк  булачак игенчеләргә,  арпа  -  16100 гектарда. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының   оператив мәгълүматы  буенча,  1 августка Зәй  районында  көзге  бодай   6198 гектарда  суктырылып,    28472 тонна ашлык  җыелган, уртача  уңдырышлылык    бер гектардан   45,9 центнер  тәшкил  итә.    Моннан  тыш,    арпа    985 гектарда  4433 тонна  җыелган,  уртача  уңыш  бер гектардан       45 центнер чыга. 

Зәй  районы  кырларында  көзге  һәм сабан  культураларын  җыюда    60 комбайн эшли,  шуларның  15е яңа  «Торум» комбайннары. Урып-җыю  кампаниясенең  барышы  даими  контрольдә  тора.   Авыл  хуҗалыгы  оешмаларын  чираттагы  тикшереп  йөрүдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов катрнашты.  Ул  Зәй  районы  игенчеләренең  һәм район   Рәзиф Кәримовның  эшне һәр  елда  оешкан  төстә  алып  баруларын  һәм игенчелек  культурасын  үстерүләрен  билгеләп  үтте.    

«Сезнең район  ел  саен  беренчеләрдән  булып  бөртекле  культуралар урып-җыюга  керешә,   - диде   Илдус Габдрахманов. –   2019 ел да  зәйлеләрне  үзенең  мул  уңышы  белән  сөендерсен».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International