Аграрийларның көндәлек мәшәкатьләре: Спас районында комбайнчылар өчен кырда кайнар аш һәм күчмә остаханә оештырылган

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Соңгы  көннәрнең   җәй  айлары  көннәренә  хас булмавы  игенчеләр  эшенә  үзгәрешләр  кертә, әлбәттә. Табигать четереклегенә  карамастан,  Спас районында “Мөхәммәтов” КФХында  игенчеләр  бар  куәткә  эшләргә тырышалар.  

Хуҗалыкта  бөртеклеләр  мәйданы    2000 гектардан  артык. Икмәк җиңел  табылмый,  дип юкка гына әйтмиләр.  Игенчеләр  алдына  зур бурычлар  куелган.  Көзге  культуралар хуҗалыкта  бер  мең гектардан артык.   Аларны  «Дон-500» комбайннарында    механизаторлар  Александр Шулдяков, Олег Усманов һәм  Николай Демиданов  җыялар.

Владислав Илюшин кырда  үзенең  унынчы  сезонын  уздыра,  2018 елда  ул, бөртекле  культуралар урып-җыюда  районда   иң  югары  күрсәткечләргә  ирешеп, “Иң яхшы комбайнчы” республика конкурсында  җиңүче  дип танылган иде.   Быел ул  яңа   «Полесье»   комбайнында  эшли.   Механизатор Владимир Салмин тәгәрмәчле  тракторда  ЖВП-6,4  тагылмалы  ургыч белән  көзге  бодайны  аудара.   Бүгенгә  ул     200 гектардан  артык  иген  урдырган,  көненә  30 гектарга  кадәр  удыра.  

Хуҗалыкның  машина йөртүчеләре    Александр Крайнов һәм  Юрий Буканов суктырлган  ашлыкны  районның  икмәк  кабул  итү  предприятиесенә  ташыйлар.  Бүгенге  көнгә    400 тонна  икмәк  тапшырылган.     Бодай өченче  класска туры  килә,  җилемсәсе дә  начар  түгел. 

«Ашлык  җыю  машиналары  өзлексез  эшли,  барысы  да  төзек.    Механизаторларның  кәефе яхшы. Көзге  бодай     350 гектарда  җыелды,    кайбер  кишәрлекләрдә  уңдырышлылык  бер гектардан   30 центнерга  кадәр  җитә, – дип  сөйли   «Мөхәммәтов» КФХсы агрономы    Андрей Шиков.

Шуны  әйтергә  кирәк, урып-җыю эшләрен  уңышлы  уздыру  өчен  хуҗалыкта  күчмә  остаханә  оештрылган,   механизаторларны  кырда  ук  ике  мәртәбә  кайнар аш-чәй  белән сыйлыйлар. Бер  сүз  белән әйткәндә,  көннәр  генә  әйбәт  торсын,   ә  механизаторлар  сынатмас. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив белешмәләре  буенча,  Спас районында  6,60 мең га мәйданда      16,6 мең  тонна  ашлык  җыелган,  бер гектардан  уртача  уңыш    25,1 центнер тәшкил  итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International